Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш ветераннары “Алексеевский чыңнары”нда

ТОС җитәкчесе җитәкчесе Вера Баннова инициативасы белән ветераннарның “Камские зори” хоры һәм Лаеш шәһәре ветераннары “Алексеевский чыңнары-2019” фестиваленә бардылар.

Татьяна Агеева фотосы

Чара безнең күршедәге Алексеевский район үзәгендә үтә. Быел “Чыңнарның” төп темасы - “Покров и щит Руси Святой”. Фестиваль Казанда Изге Ана иконасы күренүнең 440 еллыгына һәм “Ахтырская” дип исемләнгән Изге Ана иконасы барлыкка килүенең 280 еллыгына, шулай ук изге Алексийның 715 еллыгына - җирле гыйбадәтханәнең яклаучысы һәм Алексеевский поселогына  һәм башка истәлекле даталарга багышланды.

“Алексеевский чыңнары”на Мәскәү, Минск, Казан, Самара, Ижау һәм башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән, шул исәптән Лаештан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килгән. Бәйрәмне ачуда олы кунаклар – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Алексеевский районының элекке башлыгы, ә хәзер ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.

Безне, лаешлыларны, фестивальнең җылылыгы һәм үзенчәлекле булуы җәлеп итте. Барысы тыныч кына, ыгы-зыгысыз һәм тантаналы. Гыйбадәтханә уңай җирдә урнашкан, аның территориясендә кулай бәядән төшке аш та алып булды. Балалар мәйданчыгы бизәлеше ошады, анда балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Казакларга да мәйдан ясалган. Күз явын алырлык рус халык киемнәре сокландырды. Безнең барыбызның монда күңелебез сафланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы