Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш ягы театрлары белән данлы

Район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьнең театраль коллективларының “Театр пәрдәсе артында” смотр-конкурсы финалы үтте.

Конкурс Россиядә театр елына багышланган иде. Анда Лаеш районының төрле авыл җирлекләреннән 19 мәдәният йорты вәкилләре катнашты. Үз спектакльләрен жюри һәм тамашачылар хөкеменә тапшыру өчен алар берничә ай дәвамында тырышып әзерләнделәр һәм озаклап репетицияләр ясадылар.

Бүләкләү тантанасы алдыннан лаешлы тамашачылар тагын бер театраль куелыш белән таныштылар. Державино мәдәният йорты артистлары район мәдәният йорты сәхнәсендә Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьесасы буенча спектакль белән чыгыш ясадылар. Актерлар тамашачыларга үткен сүзле шаяртулар, тормыш зирәклеге, тирән мәгънә, җылы хисләр, сүнмәс оптимизм һәм җан җылысы белән тулы дулкынландыргыч һәм эчкерсез тамаша бүләк иттеләр. Җавап итеп алар рәхмәтле лаешлылардан көчле алкышлар кабул иттеләр.

Абруйлы жюрины мәдәният йорты директоры Юлия Плескач җитәкләде. Ул конкурсның барлык катнашучылары актерлык һәм режиссерлык осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәтүен билгеләде.

Бүләкләү тантанасында барысы да аерым номинацияләрдә дипломнар алдылар. Өченче урынны Каипы һәм Имәнкискә мәдәният йортлары вәкилләре бүлеште. Икенче урынга Державино, Столбище һәм Усады авыллары мәдәният хезмәткәрләре лаек булды. Беренче урынны Кече Елга һәм Татар Сараланы командалары яулады. Ә Гран-прига Нармонка мәдәният йорты лаек булды.

Лаеш районында Театр елы тәмамланды. Ә 2020 ел сәнгать яратучыларга тагын да күбрәк театраль яңалыклар бүләк итәргә вәгъдә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев