Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешлылар хәтер шәме кабыздылар

​​​​​​​Хәтер һәм Кайгы көнендә Лаешның үзәк китапханәсендә “Мәңгелек ут” патриотик хәтер акциясе оештырылды.

Анастасия Пажитнова фотосы

Һәр елны 22 июньдә кешеләр Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алалар. Бу вакыйга турында безнең күңелләрдә Ватаныбыз азатлыгын һәм иминлеген саклаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәр турында хатирәләр саклана.

 Үз гомерләрен Туган илебезне яклау өчен корбан иткәннәрне искә алу өчен китапханәчеләр “Мәңгелек ут” патриотик хәтер акциясе үткәрделәр. Лаешта яшәүчеләр “22 июнь – Хәтер һәм Кайгы көне” китап күргәзмәсе янында хәтер шәме яндырдылар, бу безгә тыныч тормыш биргән кешеләргә безнең хөрмәтебез. Кешеләр фашистлар лагерьларындагы газаплардан һәм михнәтләрдән һәлак булучыларны, газ камераларында янганнарны һәм снарядларда шартлаганнарны, танк асларны ташланганнарны һәм үз гәүдәләре белән балалар һәм картларны атудан саклаганнарны ...

Бу шәм уты дәһшәтле 1941 елның 22 июне көнен онытырга ирек бирмәс. Бу канкойгыч сугышта безнең халкыбыз кыен сынаулар үтте, әмма сынмады, сыгылмады һәм җиңде. Еллар үткәч тә безнең солдатлар, тыл хезмәтчәннәр, хатын-кызлар һәм балалар – Бөек җиңүне якынайтучыларның барысының батырлыгы онытылмас. Без, бүген яшәүчеләр, үз гомерләре хакына безгә имин һәм бәхетле тыныч тормыш бирүчеләрне хәтерләребездә сакларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешлылар хәтер шәме кабыздылар