Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешлылар үзебезнең мультфильмнарны яраталар

Лаешта легендар “Союзмультфильм” студиясе туган көнне Державин бәйрәмендә күңелле бәйрәм белән билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йорты каршына кич белән балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, шулай ук әби-бабалары да җыелды. Өлкән буын үзебезнең яраткан мультфильмнар геройлары белән үсте һәм хәзер бу мәхәббәтне балаларга да бирергә тырышалар.

Яраткан мультиклар геройлары ролендәге аниматорлар малайлар һәм кызларның күңелләрен ачтылар. Балалар өчен шаян эстафеталар һәм викториналар үткәрделәр. Балалар һәм үсмерләр мультфильмнар һәм аларның геройларын атадылар. Иң үткеннәр һәм кыюлар мультиклардан җырлар башкардылар. Ниндидер вакытта конкурсларга әтиләр һәм әниләр дә катнашты. Бик күңелле килеп чыкты. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы – зурлар да, кечкенәләр дә  - татлы призлар алдылар.

Башка күңел ачулар да тәкъдим ителде. Мәсәлән, кабартылган батут һәм попкорн. Бәйрәм яшь артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Аларны алкышлап каршыладылар һәм алкышлап озаттылар. Тантана ачык һавада яраткан мультфильмнар күрсәтү белән тәмамланды. Тамашачылар күп иде, чөнки “Ну, погоди”, “Простоквашино”,”Бременские музыканты” һәм башкаларны илебезнең бар буыны белә һәм ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X