Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Май чабу бәйрәмен коймаклар һәм күңелле җырлар белән каршыладылар

Лаеш районында халыкның яраткан бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Барлык авыл җирлекләрендә җырлар яңгырады, коймаклар пеште һәм Кыш карачкысын яндырдылар – Язны чакырдылар һәм салкынны кудылар.

Ольга Исаева һәм Мария Павлова

Авторлар фотосы

-Лаешның Б.К. Кузнецов исемендәге №2 мәктәбе мәйданчыгында артистлар һәм мәдәният йорты үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүче балалар күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Төрле уеннар һәм бәйгеләр шаян такмаклар, дәртле биюләр һәм күңелле җырлар белән аралашты.

Килүчеләрне райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев бәйрәм белән котлады.

-Яз килде, аның белән яхшы кәеф килде. Алдагы көннәрдә дә безне балаларның бәхетле елмаюлары сөендерсен!

Өлкәннәрне һәм балаларны бәйрәм символы – коймаклар, өчпочмаклар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Балалар уеннарда теләп катнаштылар. Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина яз һәм иминлек билгесе  - саламнан эшләнгән Веснянкалар өләште.

Саламнан ясалган карачкы дөрләп янды, җил аны биеккә күтәрде. Тамашачылар Кышны өенә озаттылар һәм гүзәл Язны каршыладылар.

-Лаешның Кирпеч заводы урамында кышны озату бәйрәмен “Сабантуй” ТОСы үткәрде. Һәр вакыттагыча бу урамда бәйрәм аеруча күңелле үтте. Надежда Генералова һәм аның ярдәмчеләре Май чабуга килгән һәр кешенең кәефен күтәрде. Биек кар көртенә матур карачкы куйганнар. Тирә-якта күңелле музыка яңгырый, аяклар үзеннән үзе бии башлый. Төрле төстәге яулыклар бәйләгән хатын-кызлар бии башладылар. Бераздан аларга күрше урамнардан килүчеләр дә кушылды. Бер генә биюне дә калдырмаган яшь биючене әйтми булмый. Аның ихлас елмаюы үзенә җәлеп итә.

Конкурслар, уеннар, җырлар, такмаклар, шаярулар, тәмле коймаклар – бу көнне барысы бар иде. Уңган хуҗабикәләр әзерләгән тәм-томнар турында да әйтми булмый. Ниһаять, карачкы яндырыр вакыт җитте. Әмма башта – фотосессия. Кояшка сөенгән кешеләргә аяз көн һәм яхшы кешеләр арасында булу шатлык өстәде.

-Ян, ян, катырак ян! – һәм кыш билгесе булган карачкы янганда кешеләрдә ел буена җыелган борчулар да утка очты.

-Урта Девятовода да Май чабуны бәйрәм иттеләр. Бар авыл күңел ачты. Чын самавырдан чәй эчтеләр, аркан тарттылар, капчык киеп йөгерделәр. Зур өстәлдә нинди генә коймак юк иде! Коймакларны бал, төрле кайнатмалар белән авыз иттеләр. Кыш карачкысы белән фотога төштеләр – аның төрле якка тырпаеп торган толымнары кояш нурларына охшаган иде.

-Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Төче күмәч, төче күмәч, безгә коймак ашарга кер” дигән коймак-шоу оештырылды. Җиде көн дәвамында Май чабу бәйрәме йолаларын һәм гадәтләрен яктырткан экскурсияләр, хәрәкәтле уеннар, әйлән-бәйлән үткәрделәр. Якшәмбе көнне бер-берләреннән кичерү сорадылар, кайнар коймаклардан авыз иттеләр, шау-гөр килеп  карачкы яндырдылар.

Белешмә өчен: Мәҗүсиләрдә Май чабу Феникс кошка охшаш нәрсәне гәүдәләндергән: үлем аша терелү. Яндырган карачкы белән бар начарлык киткән. Көлен басуга чәчкәннәр. Яңа уңыш белән яңару килгән.

Фото һәм видеоны газета сайтыннан һәм “Яндекс. Дзен” “Лаеш ягы мәдәнияте” каналыннан карагыз.ь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев