Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәдәният бүлеге йомгак ясый

Узган атнада булган киңәшмәдә сүз районның мәдәният учреждениеләре казанышлары һәм проблемалары турында барды.

Анда район җитәкчесе Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев хәбәр иткәнчә, Лаеш районда тәҗрибәле кадрлар эшли. Мәсәлән, бу өлкәдә мәшгуль 240 кешенең 12се “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә ия.

Мәдәният – өстенлекле өлкәләрнең берсе. Бу турыда түбәндәге фактлар яхшы сөйли.

2012 елдан 2019 елга кадәр районда 12 авыл мәдәният йорты төзелгән, аларның 11е “Авыл клублары” республика программасы кысаларында, берсе - федераль программа буенча. Сигез авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Хәерби авылы мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча эшләр төгәлләнгән, ул 150 урынга исәпләнгән. Аны ачу 2019 елның 11 октябренә планлаштырылган. Лаешның сәнгать мәктәбендә ремонт бара. Илнур Гайниев проблемаларны да санады:

-Орел, Столбище, Чирпыда авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт кирәк. Габишево мәдәни-спорт үзәге кызганыч хәлдә. Шуранда, Татар Кабанында, Сиңгелдә, Карадулида клублар таләп ителә.

Клуб учреждениеләрендә төрле берләшмәләргә 4220дән артык кеше җәлеп ителгән. Алар үзләренә хуш килгән шөгыльне сайлыйлар: җырлыйлар, бииләр, спектакльләр куялар, рәсем ясыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр һәм башкалар. Һәм еш кына моны югары дәрәҗәдә эшлиләр – төрле дәрәҗә конкурслар җиңүчеләре булалар. 2019 елда район учреждениеләре грант отуга Республика конкурсларында өч тапкыр җиңделәр.

Лаеш районында 13 клуб берләшмәсе «Халык үзешчән коллективы» исеменә ия, алар арасында өчесе театраль.

Лаеш ягы музее эшчәнлеге һәм аның экскурсия турлары район өчен мөһим әһәмияткә ия. Китапханәләр системасы замана белән бергә атлый. Барлык китапханәләр компьютерлаштырылган, 20се Интернетка тоташтырылган. 2018 елның декабрендә РДКның концерт залы базасында кинозалны модернизацияләштерү үткәрелгән. 5 миллион сумга заманча санлы җайланмалар һәм аудиосистема урнаштырылган.

Районнан читтә дә билгеле «Семрук» төшерү  мәйданчыгы – Татарстанда иң масштаблы декорация. Анда көн саен 200гә кадәр кеше була. Әмма Илнур Зиннур улы аны туристлар өчен куркыныч урын дип саный. Һәм моны корылмаларның нәкъ менә декорация булуы белән аңлата. Алар туристларга җәрәхәтләнү куркынычы тудыра.

Илнур Гайниев җитәкчене мәдәният йортлары, балалар сәнгать мәктәбе директорлары, китапханәләр мөдирләре белән таныштырды.

Илдус Зарипов үз чыгышында  билгеләгәнчә, кеше җырсыз, биюсез, аралашусыз яши алмый:

-Хәтта сугыш елларында да кулга гармун алганнар. Һәм ул исән калырга ярдәм иткән.

Илдус Фатыйх улы җирлекләрдә, авылларда мәдәниятне үстерүнең мөһим бурыч булуын билгеләде. Ул гармунда, баянда уйнавын һәм очрагы туры килгәндә кулына уен коралы алырга мөмкин булуын әйтте.

-Кешеләр үз сәләтләрен ача алсын өчен шартлар тудырырга кирәк, - диде Илдус Зарипов ышанычлы итеп һәм авылда мәдәният проблемаларын бергәләп хәл итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев