Менә бу балалар!
Лаеш районы талантларга бай. Монда сәләтле укучылар һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре аз түгел.
-Олы Кабанның «Ладушки» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Әмирхан Бинков «Дебют в науке» тикшеренү проектларының республика конкурсында икенче урын алды. Ул Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни-практик конференциядә «Земля - большой магнит» тикшеренү проектын яклады.
- Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Арсений Тимофеев коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге "Знай и не допускай" республика конкурсында «Видеоролик» номинациясендә кече яшь төркемендә җиңде. Ул тәкъдим иткән ролик беренче урын алды һәм Арсенийга лаеклы бүләген алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев