Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Нәүрүз - Дуслык күпере

Пәрәүдә Нәүрүзне - яз килү бәйрәмен үткәрделәр.

Аның ислам традицияләренә мөнәсәбәте юк, үз тамырлары белән тирән борынгылыкка китә.

Пәрәүдә дә төрки халыкларның милли бәйрәмен билгеләп үтәргә булдылар һәм аны ТРда Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елына багышладылар. Нәүрүз җиде татар мәктәбе конкурсы рәвешендә узды. Ул башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова барысын да бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде. Чараның режиссеры Резедә Хафизова программа белән таныштырды. Ул Пәрәүдә Нәүрүзнең беренче ел гына үткәрелмәвен искәртте. Аннары сүз Пәрәү мәктәбе укучыларына бирелде, алар бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр.

Һәм шунда сәхнәдә кара каргалар пәйда булды. Яз җитү хәбәрчеләре биеде, ә соңыннан алып баручылар белән бергәләп Нәүрүзбикәне чакырдылар. Чибәркәй яшел күлмәктән, башына такыя киеп, чәчәкләр булып киенгән балалар белән бергә чыкты. Кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Ул барысын да сәламләде. Аннан сүз мәктәпләргә бирелде. Алар бер-берсе белән тату һәм тыныч яшәүче милләт вәкилләрен тәкъдим иттеләр: Державино мәктәбе рус милләтен, Имәнкискә - башкорт, Атабай – керәшен, Татар Янтыгы – удмурт, Кече Елга – чуаш, Хәерби – татарларны. Һәр мәктәп чыгышы алдыннан Пәрәү укучылары кыскача гына бу халыкның үзенчәлекләре, кухнясы, кием-салымы, гореф-гадәтләре, көнкүреше, саны һәм башкалар турында сөйләделәр. Һәр чыгышның үзенчәлекле номеры бар иде. Мәсәлән, руслар кашыкларда, башкортлар курайда, татарлар гармунда уйнадылар. Барлык катнашучылар да диярлек милли ризык рецептын тәкъдим иттеләр. Алар ике телдә – татар һәм “үз милләтләре” телләрендә чыгыш ясадылар.

Бәйрәм уртасында залга ачуланып Кыш бабай килеп керде. Нәүрүзбикәне куып җибәрергә тырышты, янәсе, әлегә аның вакыты җитмәгән. Ә тегесе чигенергә уйламады да. Һәм алар көч сынашырга булдылар. Балалар, икесен дә яратсалар да, язны якладылар. Ахыр чиктә, Кыш бабай урынын Нәүрүзбикәгә бирергә мәҗбүр булды.

Бу бәйрәмдә гаҗәеп уйланмалар күп булды, шуңа күрә ул танып-белү ягыннан да, күңеллелек  ягыннан да барысының күңеленә хуш килде. Ә залда яшь осталар әзерләгән тәм-томнардан авыз суларын китерерлек исләр аңкый иде.

Бәйрәмдә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады. Иң мөһиме - укучылар район һәм республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында тулырак белделәр, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, халык биюләренең һәм җырларының матурлыгын тойдылар.

PS

Бәйрәм ахырында бүләкләү булды. Барлык мәктәпләр дә грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук Пәрәү мәктәбе директоры Рәшит Хафизовка һәм режиссер, татар теле укытучысы, китапханәче Резедә Хафизовага грамоталар тапшырылды. Пәрәү мәктәбенең бәйрәмдә чыгыш ясаган аерым сыйныфлары да грамоталарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев