Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Өлкәннәрнең күңеле картаймый

​​​​​​​”Тормышыгыз көзе җылы булсын!” Рождествено мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт шундый девиз астында узды.

Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлде: утыру урыннарының урнашуы уйланылган, килүчеләрнең сәламәтлегенә берни дә янамасын өчен шәхси саклану чаралары каралган.

-Кичәнең программасында яраткан җырчылар башкаруында лирик, күңелле, тематик җырлар яңгырады, - дип сөйләде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Валентина Хазова. - Уеннар, викториналар булды. Тамашачылар залы белән берлектә «Соловей и Кукушка» мәсәле уйналды. Иң зирәкләргә бүләкләр тапшырылды.

«Бады» һәм «Юмор хисе» күренешләре ихластан көлергә мәҗбүр итте. Котлау сүзләре белән балалар чыгыш ясады. Алар бик тырыштылар, чөнки залда үзләренең әби-бабайлары утыра бит. «Русская душа» халык ансамбле бәйрәмнең аерым бизәге булды, ул быел август аенда «Казан сөлгесе» V халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсының беренче премиясе лауреаты булды. Алар башкаруындагы җырлар күңелне җылытты һәм җыелганнарның күңелләрен дулкынландырды.

- Һәр концертка без яңа җырлар да әзерлибез, инде тамашачылар яратып өлгергән җырларны да башкарабыз, - дип аңлатты «Русская душа» ансамблендә катнашучы Валентина Хазова.

Концертта авылдашларына - быелгы юбилярларга котлау сүзләре яңгырады.

Йөзләрдәге елмаюлар, кич буе рәхмәтле тамашачыларның алкышлары, зал белән аралашу - болар барысы да уңай кәеф тудырды.

Тамашачылар залында Укытучылар көне уңаеннан фотокүргәзмә – педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау оештырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X