Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Район пенсионерлары беркайчан да төшенкелеккә бирелми

Лаешта игелек, зирәклек һәм өлкән буын кешеләренә соклану көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты район башлыгы Илдус Зарипов котлауларыннан башланды.

- Хөрмәтле ветераннар, сез безгә бик кадерле һәм без сезнең белән горурланабыз, - дип ассызыклады район башлыгы. - Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык телим, якыннарыгыз, оныкларыгыз һәм балаларыгыз һәрчак шатландырып торсын, иминлектә яшәгез, үзегезне саклагыз!

Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм аның тормыш иптәше Әлфия Солтановна тантаналы чараның хөрмәтле кунаклары булдылар. Борис Кириллович барлык катнашучыларны искиткеч, якты һәм матур бәйрәм белән котлады.

Намуслы хезмәте һәм районның мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Илдус Фатыйхович мәдәният ветераны Александр Агеевка мактау грамотасы тапшырды. Актив иҗтимагый эшчәнлекләре һәм район яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен түбәндәге ветераннар советлары рәисләре район Рәхмәте белән бүләкләнделәр: Лаеш техник-икътисад техникумының - Бүләк Бикбова; социаль өлкә хезмәткәрләренең - Евгения Давыдова; район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең - Олег Татьянкин; Егорьево авыл җирлегенең - Любовь Данилова; Орел авыл җирлегенең - Таисия Дуболазова; Столбище авыл җирлегенең - Любовь Емельянова; Хәерби авыл җирлегенең - Роза Кушмина һәм район мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә актив катнашучысы Владимир Сентемов.

Концертта район мәдәният йортының иҗат берләшмәләреннән тынгысыз пенсионерлар үзләренең осталыкларын, дәртләрен күрсәттеләр. Барысы да яраткан артистлар: «Камские зори» ветераннар хоры, Александр Агеев, Валентина Клюшина һәм Лаешның интернат-мәктәбеннән «Карамель» хореография коллективы чыгыш ясады.

Өлкән яшьтәге тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышлаудан туктамадылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев