Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Районда 1000 кеше «Татарча диктант» язды

Лаеш районында 27 мәгариф һәм мәдәният учреждениесе базасында кешеләр үз белемнәрен тикшерделәр.

Теләге булган һәркем өчен ирекле түләүсез диктант 2020 елның 26 сентябрендә Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта оештырылды.

“Татарча диктант” бөтендөнья белем бирү акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрде.

Чара дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Быел диктант Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2023 еллар)” дәүләт программасы кысаларында үткәрелде. Бушлай акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, теләгән һәркем катнаша алды. Дөньядагы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, акция онлайн режимда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узды.

Мәйданчыклар Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә эшләде. Диктант нәтиҗәләре акциядән соң 30 көннән дә соңга калмыйча http://diktant.tatar/ сайтында урнаштырылачак. Аларны бланкта күрсәтелгән кодлы сүз һәм катнашучының исем-фамилиясе ярдәмендә белергә мөмкин.

Лаеш районы «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясендә шулай ук актив катнашты. Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Ләрия Сафина сөйләвенчә, татар телендә диктант язуда Лаеш районы буенча 1000 кеше (Лаешта - 220 кеше, авыл җирлекләрендә - 780 кеше) катнашкан.

Диктантта катнашучылар районның 25 мәктәбендә, Лаеш техник-икътисад техникумында һәм район үзәк китапханәсендә әдәби татар теле буенча белемнәрен тикшерә алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X