Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Районда күренекле якташларны хөрмәтлиләр

Авылдашлары Тимергали Зиннуров тууга 70 ел тулу хөрмәтенә Пәрәү кешеләре оешкан төстә авыл мәдәният йортына - ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артистына мемориаль панно ачылуга җыелдылар.

Авыл мәдәният йорты фойесында алма төшәр урын да юк иде: истәлекле чарага күп кенә авыл кешеләре килгән. Мәдәният сараеның бер стенасын истәлекле панно һәм Тимергали Зиннур улының шәхси әйберләре булган витрина бизи.

Тантаналы өлешне җирлек башлыгы вазифаларын башкаручы Равия Евдокимова ачты. Атаклы якташыбызның  фотографияләре һәм кыскача биографиясе белән панноны туган авылына артистның сыйныфташы һәм дусты Мансур Халитов бүләк иткән. Пәрәү кешеләре һәм аның кунаклары тарафыннан юбиляр хөрмәтенә күп кенә җылы сүзләр яңгырады. Район җитәкчесе ярдәмчесе Илнур Фәритов, Пәрәү мәктәбе укытучысы Резедә Хафизова, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Кәрим Тинчурин исемендәге театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова, Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова һәм ТРның халык артисты Искәндәр Биктаһиров чыгыш ясады. 

Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туган. 1967 елда ул Казан дәүләт курчак театрына эшкә килә. Ә 1982 елда аны артист буларак К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакыралар. Ул анда озак еллар дәвамында хезмәт куя. 

Тимергали Зиннур улы гомерен тулысынча театрга багышлый. 40 елга якын ул кабатланмас, табигый һәм шул ук вакытта үзенчәлекле, тамашачылар яраткан образлар тудыра.  

Аңа 1981 елда “ТАССРның атказанган артисты”, ә 1993 елда “ТРның халык артисты” исемнәре бирелә. Ул 2017 елда Казанда вафат була.  

Истәлекле очрашу тәмамлангач, рәхмәтле авылдашларны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары чыгышы көтә иде. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча “Мәхәббәт баскычы” спектаклен күрсәттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X