Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Регина Сухарева журналистлыкка укыды

Ун яшьлек мәктәп баласы “Алтын каләм – Золотое перо” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивалендә эшкә сәләте буенча командагы коллегаларыннан бер дә калышмады.

Олы Кабан мәктәбе хәзер инде бишенче сыйныф укучысы Регина Сухарева төрле конкурсларда катнашучы, дипломант һәм лауреат 23еннән 27 июльгә кадәр булган бәйгедә Лаеш районы данын яклады.

Журналистлар конкурсында катнашу идеясе ничек барлыкка килде?

-Мин аның турында үз укытучыларымнан белдем: сыйныф җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Рамил кызы Хәйруллинадан һәм конферанс буенча остазым Надежда Федоровна Малышевадан.

Матбугат фестивалендә катнашкан конкурсантларның саны һәм яшь категорияләре нинди иде?

  • Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзгендә 10нан 18 яшькәчә 149 катнашучы җыелды. Минем яшьтәшләрем унлап кына иде.

Фестиваль барышында нәрсәләр ошады, син нинди файдалы тәҗрибә алдың?

  • Миңа барыннан да элек “Фото” юнәлешендә осталык сәгатьләре ошады. Безгә ТР Президенты матбугат хезмәте фотографы Марат Хөсәенов килде. Ул сыйфатлы сурәтләр төшерү өчен фотоаппарат объективын дөрес көйләү турында сөйләде һәм башка күп файдалы нәрсәләр бәян итте.

Син социаль челтәрләрдә шәхси блог алып барасыңмы?

  • “Инстаграмда”, әнием битендә мин даими рәвештә үзем катнашкан барлык конкурслардан фотолар куям, үз тәэсирләрем белән уртаклашам.

Журналист булу өчен бик күп белергә кирәк. Ә син укырга яратасыңмы?

-Бик яратам һәм фантастика, мәсәлләр һәм әкиятләр укыйм. Хәзер мин Павел Бажов китапларын укыйм. Мин хәтта остазлар һәм укытучылар ярдәмендә мәктәп һәм космос темаларына үзем шигырьләр һәм хикәяләр язып кардым.

Фестиваль барышында нинди яңалыклар белән таныштың һәм нинди яңа белемнәр алдың?

  • Мин ничек итеп дөрес интервью алу турында, әгәр ул баштан ук теләмәсә, әңгәмәдәшне ничек җәлеп итү һәм журналистларның башка һөнәри серләре хакында белдем.

Чыгыш ясаучыларның кайсылары ошады һәм истә калды?

-Минем остазым корректор Роман Петрович Баканов булды, ул оппонентка киләчәккә планнар турында сорау бирүне кискен тыйды. Аның фикеренчә, бу сорауны нәрсә сорарга белмәгәннәр бирә.

Бәйге көннәре бай булдымы?

  • Безнең ял итәргә дә вакыт булмады диярлек: без көндез дә, төнлә дә иҗат иттек. Биш көн сизелми дә үтте. Без осталык сәгатьләренә йөрдек, төрле юнәлештәге скиперлар лекцияләрен тыңладык, төрле яшьтәге командаларда журналистик практика үттек. Катнашучылар өчен республиканың танылган кешеләре катнашында кичәләр оештырылды. Безне ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты, матбугат буенча шикаятьләр иҗтимагый коллегия рәистәше Римма Ратникова сәламләде.

Фестивальдән соң үзеңнең элекке максатларыңны яңадан карадыңмы яки киресенчә үз карашларың дөреслегенә инандыңмы?

  • -Минем максатым мәкаләләрне дөрес язарга өйрәнү иде. Минем элекке язмаларым бөтенләй башка формат икән. Мин бар нәрсәдә дә хаклы булмавымны аңладым һәм яңа нәрсәләр өйрәндем.

Шундый әһәмиятле матбугат конкурсында катнашуның йомгагы нинди?

  • Яшьләр сменасы чорында басылган журналларның берсендә язуда мин дә катнашкан мәкалә бар. Ә “ХХI  гасыр яшьләре: яшүсмерләр белән яшүсмерләр турында” номинациясендә җиңүче дипломы җиңел булмаган хезмәт өчен лаеклы бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев