Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Россия горурлыгы һәм даны

Шундый исем астындагы концерт белән район мәдәният йортында Лаеш районының барлык Ватанны саклаучыларын котладылар.

Тамаша залын, социаль дистанцияне үтәп, Әфган һәм Чечня хәрби кампанияләре ветераннары, Лаеш халкы һәм кунаклары тутырды.

Бәйрәм программасының беренче номеры район мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы булды. Электр гитарасы, клавиша һәм барабан җайланмалары тавышлары һәм солистның көчле тавышы тамашачыларның игътибарын вокал композициясенә җәлеп итте.

Тантаналы чараны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ачты.

-Без чын ир-атлар - Россия армиясендә хезмәт иткән, бүген Ватаныбыз чикләрен саклаучы, илебезнең хокук саклау структураларында хезмәт итүче һәм булачак Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәбез, - дип ассызыклады Илдус Фатыйхович һәм бүләкләү тантанасына кереште.

Актив тормыш позицияләре һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен Сирия һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Комлы Ковали һәм Лаеш мәктәпләренең тарих укытучылары бүләкләнде. Югары профессионализмнары һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү эшенә зур өлеш кертүләре, авыл җирлекләрендә хәрби исәпкә алу буенча чаралар уздырулары өчен Лаеш районы Хәрби комиссариатының хатын-кыз хезмәткәрләре бүләкләнде. Шеренганы гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан Лаеш үзәк район хастаханәсе хирурглары йомгаклады.

Конферансьелар Светлана Арсютова һәм Илмир Гатауллин бәйрәм программасын рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Артистларның чыгышын балалайкада уйнаучы виртуоз Ильяс Гәрәев дәвам итте. Аның артыннан яшь җырчы Арина Трофимова да алкышларга күмелде. Аның башкаруында «Бескозырка белая» елмаюлар уятты, беркемне дә битараф калдырмады.

Игорь Горчаков башкаруындагы «А зори здесь тихие» һәм «Ты только жди» җырларының кушымталарына тамашачылар кушылып җырладылар. Роберт Рождественский сүзләренә Оскар Фельцманның совет чорындагы «Огромное небо» җырын башкарган Александр Агеевны тын калып дулкынланып тыңладылар.

«Рябинушка» хореография коллективының яшь катнашучылары сюжетлы татар биюе белән өлкәннәрне тагын елмаерга мәҗбүр итте. Ризәлә Сибгатова татар телендә «Ватан турында» мелодик вокаль композиция тәкъдим итте.

Язилә Имаметдинова җыелганнарны күңелле рус биюе белән сөендерде, ә «Веснавея» җыр театры «За Россию» җырына игътибарны юнәлтә һәм аның тирәнлеген ачып бирә алды.

«Exclusive collection» бию коллективы һәм солист Рамазан Сафиуллин тамашачыларны шаккатыруларын дәвам иттеләр. Кайчандыр Михаил Боярский җырлаган «Шпага» җыры егет интерпритациясендә бөтенләй яңача яңгырады.

Зал аша марш атлап Столбище мәктәбе кадетлары сәхнәгә чыкты. Алар музыкаль котлауны «Служить России» җырын хор белән башкарып тәмамладылар. Озакка сузылган алкышлардан соң халык яхшы кәеф белән залдан чыгып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев