Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Рождественода концерт-конкурс Хәтер һәм Дан елына багышланды

Россия сугышчылары һәрвакытта да, Ватаныбызны саклап, үзләренең хәрби бурычларын намуслы үтәделәр. Бүгенге буын Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтә, һәлак булган солдатлар-геройлар турында хәтерне кадерләп саклый.

Фотоны Елена Корнеева бирде

Хәтер һәм Дан елында без ике истәлекле вакыйганы: совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Концертлар, конкурслар һәм башка чаралар шуларга багышлана. Мәсәлән, Рождествено урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россия сугышчысының батырлыгына багышланган концерт-конкурс үткәрделәр.

Бу хакта Рождествено авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валентина Хазова сөйли:

-Чарага стартны «Пламя» мәктәп эзтабарлар отряды җитәкчесе Владимир Чуприн бирде. Концерт программасында төрле яшьтәге балалар башкаруында Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик шигырьләр, җырлар яңгырады. Жюри әгъзалары арасында хөрмәтле кешеләр, шул исәптән авыл ветераннар советы вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде. Конкурсантларның чыгышларына бәя биреп, жюри җыр яки шигырьләр текстын белүне, башкаруның эмоциональлеген, вокал, музыкаль ярдәмне, слайд-шоу һәм башкаларны исәпкә алды. Концерт-конкурс дулкынландыргыч һәм тематика ягыннан бай килеп чыкты. Анда катнашучылар яхшы бәяләр алды һәм тамашачылар хуплавына лаек булдылар. Шунда ук Сирия, Чечня, Әфганстандагы вакыйгаларда катнашкан якташларыбызның исемнәре дә яңгырады. Мондый чаралар балалар йөрәкләрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә карата хөрмәт уты кабызалар, дөрес тормыш позициясе сайларга булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев