Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Сабантуй-2021 программасы

Иртәгә Лаеш шәһәре мәйданында традицион халык бәйрәме Сабантуй узачак

Лаеш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм мәйданчыклары 10 сәгатьтә эшли башлаячак. Мактаулы кунаклар катнашында тантаналы ачу 11 сәгатькә планлаштырылган.

Сабантуй-2021 программасында - парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, милли көрәш, ат чабышлары, халык уеннары (капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, әтәч тоту һәм башкалар), гер күтәрү, кул көрәше, футбол һәм волейбол ярышлары.

Лаеш районы халкын һәм кунакларын җирле һәм чакырылган артистлар катнашында концерт программасы көтә. Татар эстрадасы йолдызлары Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, шулай ук канатта йөртүчеләр төркеме чыгышлары планлаштырылган.

Район Сабантуеның төп батыры призга автомобиль алачак.

Барлык теләүчеләрне халык бәйрәмендә катнашырга көтеп калабыз.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев