Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Сүзнең энҗесе – телнең сөйкемлелеге

Казан шагыйре һәм журналист Иосиф Хапчикның район мәдәният йортындагы шигъри кунак бүлмәсе шундый исем алды.

Иосиф Яковлевич - танылган Казан шагыйре, журналист, мәдәният эшлеклесе, Макаренко исемендәге әдәби премия лауреаты. Безнең шәһәрдә ул Лаеш район мәдәният йортының иҗат клубларында катнашучылар белән очрашты.

Иосиф Хапчик үзенең иҗади юлы турында сөйләде. Ул лаешлыларга «Казан – яраткан башкала» дигән шигырьләр циклын укыды. Очрашуда катнашучылар сүзләренә караганда, шагыйрь үз шигырьләрен сәхнәләштереп, куелган тавыш белән укыган. Аның матур рифмаларын Пушкин, Лермонтов, Тукай шигъриятенә охшатканнар.

Барысы да аның шигырьләрен зур игътибар белән тыңлады. Иосиф Яковлевич Лаешка уникаль «Князь Олег» китабын алып килгән. Ул аннан өзекләр укыды, гравюралар күрсәтте. Кичә ахырында үзенең «Зажгите свечу» шигырь китабын һәм 2021 елгы «Филармоник музыкаль-әдәби лекторий» уникаль басмасын бүләк итте.

Иҗат клублары әгъзалары бурычлы булып калмадылар һәм кунакка үзләренең иҗади эшләрен бүләк иттеләр. Иосиф Хапчикны А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены балалары белән шигъри очрашуга чакырдылар. Очрашу ахырында «День сирени – день божественных ароматов» район конкурсында катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Кичә бик күңелле, эчкерсез һәм истә калырлык булды. Лаешлылар талантлы шагыйрь белән тагын бер очрашу оештыруларын сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сүзнең энҗесе – телнең сөйкемлелеге