Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татарстанда кем иң шаян һәм тапкыр?

Район мәдәният йорты сәхнәсендә булган КВН буенча республика чемпионаты финалын караган кеше бу сорауга җавап таба алгандыр.

Зона сайлап алу этапларында яхшы дип табылган алты команда финалга чыкты. Елның хәлиткеч уенында Казан, Чаллы, Әлмәт, Алексеевски, Буа, Саба егетләре очрашты. Аларның күбесе КВНда беренче ел гына уйнамый, әмма уңышка ирештеләр инде. Уенда катнашучылар – яшьләр, аларның кайберләре әле мәктәпне дә тәмамламаган. Кайбер командалар бер төркем җанатарлар белән килгән. Иң зур һәм тату төркем Алексеевский командасында, ә иң каты тавышлысы – казанлыларныкы..

Жюри  составында КВН буенча ТР чемпионаты директоры Рамил Әгдиев, “Чикаго” КВН командасы әгъзасы, “Республика” Лигасы финалчысы Кристина Шевякова, Татарстанның шаяннар һәм тапкырлар клубы программ директоры Радик Ганиев, Лаеш районы яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Портнов һәм ТР КВН директоры Ришат Гыймалтдинов бар.

Ярышлар өч этапта үтте. Беренчесендә һәр команда берничә минут эчендә үзләрен һәм килгән шәһәрләрен күрсәтергә тиеш иде. Яшьләр кискен һәм көнүзәк темалар буенча шаяртырга да курыкмадылар, мәсәлән, пенсия реформасы яки аерым башкаручылар концертларын тыю.

Аннан соң разминка. Жюри әгъзалары мәкерле сораулар бирделәр, ә юмористлар берничә секунд эчендә шаян җавап табарга тиешләр. Бу уенга тамашачылар да актив кушылды. Еш кына аларның җавабы көлкелерәк тә булды.

Музыкаль фристайл – өченче, йомгаклау этабы булды. Монда КВНчылар үзләрен тулысынча ачтылар. Алар музакаль бизәлеш белән сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Тамашачылар алкышлары буенча хөкем итсәк, бу конкурс аларга барыннан да күбрәк ошады.

-Бүген искиткеч кичә булды, - дип әйтеп үтте Рамил Әгдиев. – Уенчыларның барысы – булдырдылар. Сез әле бөтенләй яшьләр, әмма сез бик талантлылар. Киләчәктә дә КВН уйнагыз, үсегез һәм алга омтылыгыз. Киләсе елда тагын да яхшырак чыгыш ясавыгызны телим.

Йомгаклар ясар вакыт җитте. Буаның “Хлеб” командасы бронза призга лаек булды. “Көмеш” – Казанның “Универсиада авылы яшьләр составында”. Саба аграр колледжы җыелма командасы әгъзалары чемпион дип танылды.

Иң азактан жюри әгъзалары безнең районда да шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы барлыкка килүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев