Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татарстанлылар «Театральное Приволжье» фестивале спектакльләрен проект сайтында күрә алачаклар

Идел буе федераль округында Театр елы кысаларында «Театральное Приволжье» фестивале дәвам итә, аның инициаторы – Россия президентының ПФОда вәкаләтле вәкиле

Округ фестивале төбәкнең балалар һәм яшьләр үзешчән театраль коллективларын берләштерде. Татарстанда яшәүчеләр дә Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмурт һәм Чуаш республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләре төбәк этапларының иң яхшы театраль куелышларын карый алачаклар. ПФОның бар төбәкләреннән җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында тәкъдим ителгән.

Теләге булган һәркем 1 октябрьдән ачылган интернет-тавыш бирү ярдәмендә яшь артистларның осталыгын бәяли һәм ПФОның иң яхшы театраль куелышы өчен тавыш бирә ала.

Татарстаннан округ этабына Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Парковка» студентлар спектакле һәм Георгий Хугаев пьесасы буенча «Жил-был Пес» мәктәп спектакле үтте.

-Театр елында «Театральное Приволжье» иҗтимагый проектына старт бирү – ул яшьләр театраль сәнгате үсеше өчен мөһим стимул, - дип саный ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. – Бүген безнең өчен балалар һәм яшьләрне тамашачы буларак тәрбияләү генә түгел,  ә аларны театр телен аңларга өйрәтү дә актуаль. Театраль куелышлар булдыру процессына күмелү – ул шәхесне иҗади үстерүнең, яшьләргә әхлакый-эстетик тәрбия бирү, үзләренең сәләтләрен тормышка ашыруның нәтиҗәле ысулы. Студентлар һәм мәктәп укучылары, театр булдыру процессына кушылып, сәнгать һәм гәүдәләндереш дөньясына кереп кенә калмыйлар, үзләрендә яңа талантлар да ачалар. Театр аларның иҗади сәләтләрен ача һәм үстерә, актив тормыш позициясе формалаштыра һәм үз тормышының иҗатчысы булу теләге тәрбияли.

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев