Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тәрәзә төбен ничек юарга.

Әгәр сезнең тәрәзә төбегез үзенең аклыгын югалтса, нәрсә эшләргә. Пычрану сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә "реставрация" ысуллары да төрле.

Әгәр сезнең кечкенә балаларыгыз бар икән, аңлыйсыздыр, бу сорау очраклы бирелмәгән.

Еш кына нәкъ менә алар стеналарны, җиһазларны һәм яраткан тәрәзә төпләребезне

«бизи».

Шулай итеп, укыйбыз һәм практикада кулланабыз.

Балалар иҗаты эзләре. Фломастер, буяулар, карандаш эзләрен юу бик җиңел түгел. Әмма

без бирешергә күнекмәгән. Безгә спирт эремәләре (нашатырь яки гадәти медицина

спирты) ярдәм итәчәк. Аларны 1:1 пропорциясендә су белән кушабыз һәм тапларга

тидерәбез. Беразга тәрәзә төбендә калдырабыз, ә аннары юабыз.

Килеп чыгуы билгесез булган таплар. Лимоннан файдаланыгыз. Участокны аның яртысы

белән ышкыгыз. Аны лимон кислотасы эремәсе белән алыштырырга мөмкин.

Сары таплар һәм күгәрек. Вак угычтан уылган хуҗалык сабыны кисәген 1 литр кайнар

суда эретергә. Килеп чыккан катнашманы 20-25 минутка проблемалы участокларга

сыларга. Нәтиҗәлелеген арттыру өчен аларны резина губка белән ышкырга мөмкин. Ә

аннары тәрәзә төбен чиста су белән юыгыз.

Иске таплар. 1 чәй кашыгы уксус белән 1 чәй кашыгы суны кушабыз. Катнашманы

тапларга тидерәбез һәм бераз көтәбез (биш минуттан да артык түгел!). Ә аннары чиста су

белән юабыз.

Тәрәзә төбе аклыгын югалтса. Бераз суны 1 чәй кашыгы акбур (яки теш пастасы) белән

кушабыз. Тәрәзә төбен бу катнашма белән резина губка ярдәмендә яхшылап ышкыйбыз.

Аннан соң өслекне чиста су белән эшкәртәбез. Исегездә тотыгыз, пластик тәрәзә төпләрен

чистартканда тимер щеткалар кулланырга ярамый. Ахыр чиктә, каты щетка кулланыгыз.

Ремонттан соң. Ремонттан соң тәрәзә төбендә монтаж күбеге, клей яки грунтовка эзләре

кала. Аларны резина шпатель ярдәмендә җиңел генә бетерергә була. Тапларны алдан ук

җебетегез. Аннары аларны резинадан эшләнгән губка белән ышкыгыз. Ахырдан акбур яки

теш пастасы нигезендә әзерләнгән агарткыч матдәдән файдаланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы совет подоконик окно