Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Укытучы - һөнәр генә түгел - ул күңел халәте

Лаешта район педагогларын хөрмәтләделәр.

Район мәдәният йортына укытучылар көненә багышланган бәйрәмгә мактаулы кунаклар: Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов килде.

- Укытучы - ул горур исем, аны тормышта иң лаеклы һәм хөрмәтле кешеләр генә йөртә, - дип бик җылы мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы. Ул аларны көтеп алынган бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, алга таба иҗади уңышлар һәм иң сәләтле укучылар теләде.

Илдус Зарипов балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге зур казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Столбище мәктәбенең химия укытучысы Евгения Кореевага «Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» күкрәк билгесен тапшырды. Шулай ук педагогларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, «Мактаулы остаз» билгеләре тапшырылды.

Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга зур өлеш кертүләре өчен Кәүсәрия Гаянова, Николай Панфилов, Татьяна Никиткова, Роза Шириязданова «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләре белән бүләкләнделәр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова укытучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм педагогларга мактау грамоталары тапшырды.

Тантаналы чарада барысына таныш артистлар: Айсылу Чижевская, Илья Гордеев, балалар сәнгать мәктәбенең «Все сначала» хореография коллективы чыгыш ясады, Казаннан кунаклар чакырылган иде - «Ноу-Хау» барабанчылар шоуы һәм башка артистлар. Кичәнең программасы иң җылы тәэсирләр калдырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев