Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ул да, авылдашлары кебек, Җиңүне якынайткан

Сугыш вакытына туры килгән балачак... Балалар куанычлары һәм зур кайгы үрелгән вакыт. Валентина Григорьевна Антипова үлем кәгазе алган хатыннарның, аналарның ничек елауларын хәтерли.

Тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы Валентина Григорьевна 1931 елда Лаеш районының Куюки авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башлана. Күп авылдашлары кебек, әтисе сугышка китә. Өйдә түземсезләнеп аннан хәбәр көтәләр. Әмма хатлар килүдән туктый, әтисе белән нәрсә булуын беркем дә белми – хәбәрсез югалганмы, сугыш кырында ятып калганмы....Әнисе Татьяна Никандровна Болонина үз балаларын ялгызы үстерә, зур гаилә өчен бар җаваплылык аның өстендә була. Валентина, кечкенә булуына да карамастан, сугыш елларында туган авылында өлкәннәр белән бергә төрле эшләр башкара. Үлем кәгазе алган хатыннарның ничек елауларын күрә. Авылдашлары белән бергә ул да сугыш бетүен көтә. Тагын хатын-кыз күз яшьләре -  кемнәрдер шатлыктан, кемнәрдер һәлак булган әтиләре, абыйлары, ирләрен искә ала.

Сугыш бетә. Валентина үз гомерен медицина белән бәйләргә карар итә. Медицина училищесына укырга керә, аны тәмамлагач Лаеш районы үзәк хастаханәсе хирургия бүлегенә эшкә җибәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Ире Владимир Тимофеевич белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр, хәзер ул да пенсиядә һәм әнисен карый.

Хезмәттәге уңышлары өчен ул эш урыныннан күп санлы мактау грамоталары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X