Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Якташларыбыз – республика конкурсы призерлары

Республика балалар китапханәсендә ”Роберт Миңнуллинның балалар дөньясы” беренче республика конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина һәм кызы Таңсылу Миңнуллина катнашты. Призерлар арасында Лаеш районы вәкилләре дә бар иде. Столбище мәктәбе укучысы Әмирә Дебердеева татар шагыйре тормышы һәм иҗаты турында тәкъдир итү эшләгән. “Иң яхшы тәкъдир итү” номинациясендә 11-14 яшьлекләр арасында өченче урын алды. Орел мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Тимур Абдуллин “Иң яхшы иллюстратор” номинациясендә 7-10 яшь категориясендә икенче урын өчен диплом алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев