Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яшь армиячеләр – яхшыларга тигезләнәбез

Лаеш районының үзләре хәрби-патриотик тәрбияне өстен күргән малайлары һәм кызлары җиденче район слетына җыелды.

Яшь армиячеләр үз сафларына яңа фикердәшләрен алдылар, эшкә йомгак ясадылар, яхшыларга бүләкләр тапшырдылар. Тантаналы чара район мәдәният йортында булды.

-Бүген Яшь армия – иң яхшы һәм көчле яшьләр оешмасы, - дип башлады үз чыгышын Яшь армиянең Лаеш бүлеге штаб начальнигы Владимир Чуприн. -  Ул илебез тарихын саклау белән бергә спортның хәрби-гамәли төрләрен үстерә, әмма ачык гражданлык позициясен тота, яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Безнең районда яшь армиячеләрнең 20 отряды эшли, аларда 396 яшь патриот исәптә. Алар районның барлык хәрби-патриотик һәм спорт чараларында, волонтерлык һәм иҗтимагый эшләрдә катнашалар. Мавыгулары буенча берләшкән кызлар һәм үсмерләрнең дуслары арта, олыгаялар, укуга җитди карыйлар, яшьтәшләре өчен үрнәк булырга тырышалар.

-Яшь армиянең киләчәге зур, - дип билгеләп үтте Владимир Чуприн. – Бүген илебезнең 30дан артык югары уку йорты бу оешма активистлары өчен ишекләрен ача. Бу МЧС, хокук саклау структурасы, медицина уку йортлары, аларга өстенлекле балл системасы буенча керергә була. Иң яхшы бөтенроссия “Артек” һәм “Орленок” яшьләр лагерьлары илебезнең яшь патриотларын ялга көтә. Патриотик оешма сафларына кереп эшчәнлекнең кызыклы төрләрен үзләштерергә, яңа белемнәр алырга, сәяхәт итәргә, төрле чараларда катнашырга, тулы кыйммәтле кызыклы тормыш белән яшәргә була.

Ел саен оешма сафлары яңа әгъзалар белән тулылана. Менә бу слетта Лаешның 1нче гимназиясе, Хәерби, Никольский һәм Столбище мәктәбе укучыларын яшь армиячеләр сафына алдылар. Аерыла торган билгеләр алгач, балалар бар зал каршында яшь армиячеләр антын әйттеләр. Алар намуслы булырга, мактаулы традицияләрне сакларга, дусларча үзара ярдәмчел һәм кыю булырга, көчсезләрне якларга, дөреслек өчен көрәштә барлык каршылыкларны җиңәргә, укуда һәм спортта үрнәк булу өчен тырышырга, батырлар истәлекләрен сакларга, патриотлар һәм Россиянең лаеклы гражданнары булырга ант иттеләр.

Слетта Рождествено мәктәбенең “Пламя” хәрби-патриотик клубы балалары визит карточкаларын күрсәттеләр, алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү һәм калдыкларны җирләү белән шөгыльләнәләр. Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе яшь армиячеләре дә чыгыш ясады Лаеш районы мәгариф идарәсе начальник урынбасары Луиза Хәбибуллина, Әфган сугышы ветераннар советы рәисе Сергей Косарев балаларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Иң актив яшь армиячеләрне һәм аларның җитәкчеләрен дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләделәр, аерыла торган билгеләр һәм мактау таныклыклары тапшырдылар.

“Россия алга таба да чәчәк атсын. Һәр кеше – яшь армиячеләрнең иң тугры халык булуын аңласын!” Татарстан Республикасы Лаеш районы бөтенроссия  балалар һәм үсмерләрнең “Яшь армия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең VII слеты шундый сүзләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнармия дошкольное образование Школа и семья Лаишево дети