Яшь авторлар фестивале
Район мәдәният йортында “Мин-автор” балалар әдәби фестивале булды.
Анда Лаеш, Имәнкискә, Пәрәү, Комлы Ковалидан 27 мәктәп баласы катнашты. Балалар үзләре язган шигырьләр һәм проза әсәрләре укыдылар, шулай ук җырларын башкардылар. “Мин-автор” фестивале гран-приен Валерия Нохратская алды. Гөлназ Җиһаншина беренче урын алды, икенче урында – Ирина Соловьева, ә Елизавета Антонова өченче булды. Катнашучыларның барысы дипломнар һәм призлар, ә әти-әниләре һәм укытучылары рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев