Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яз һәм хатын-кыз матурлыгы бәйрәме

Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Лаеш районы мәдәният йорты район халкын һәм кунакларын бәйрәм программасы белән каршы алды.

Гүзәл затларыбызны яз бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Аерым рәхмәт сүзләрен ветеран хатын-кызларга, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына һәм барлык өлкән буын хатын-кызларына җиткерде. Игелекләре һәм ярдәмчеллекләре өчен барлык әниләргә, бигрәк тә тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт белдерде.

Һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы чараны дәвам итеп, районның иҗат коллективлары башкаруында бәйрәм концерты булды. Хатын-кызлар, мәхәббәт һәм язга багышланган матур һәм кызыклы концерт номерлары көчле алкышларга күмелде.

Чара дәвамында яхшы кәеф, ягымлы елмаюлар бар залда хөкем сөрде. Концерт, бәйрәм кәефе һәм уңай эмоцияләр бүләк итеп, бер тында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X