Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

"Йолдызлык" - озакка истә кала торган хисләр

"Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында өченче урын - Лаеш балаларында.

Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең «Все сначала» яшь коллективы (җитәкчесе Миләүшә Зарифуллина) «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXнче, юбилей ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең бронза призеры булды.

Суперфиналның гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы концертлар залында узды. Лаешның яшь биючеләре лидерлар өчлегенә керде. “Все сначала” бию коллективы оешуга нибары ике ел. 2019 елда «Созвездие – Йолдызлык»ның зона этабында ул - өченче, ә быел - беренче урынны алды. Моннан тыш, яшь артистлар «Pro-странство» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар. Коллектив җитәкчесе Миләүшә Зарифуллина – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, югары категорияле педагог. Миләүшә Насыйх кызы - «Безнең заман» фестивале җиңүчесе (эшләүче яшьләр фестивале). Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә ике ел эшли, педагогик стажы - 10 елдан артык.

«Вокал-соло өлкән төркем» номинациясендә «Халык традицияләрен саклаган өчен» дигән махсус приз белән Алешина Полина бүләкләнде. Ул «КЯ» укучыларына үз тәэсирләрен сөйләде.

- «Созвездие – Йолдызлык» - ул һәр катнашучы өчен эмоцияләр, хис-кичерешләр һәм ачышлар диңгезе. Минем сезнең белән әлеге конкурсның минем өчен ни булуы турында сөйләшәсем килә. «Йолдызлык» югары дәрәҗәдә оештырылган. Компетентлы һәм яхшы күңелле жюри һәр баланың уңышы белән кызыксына. Барлык катнашучылар да якынлашып беттеләр, шуңа күрә фестивальдә җылы атмосфера хөкем сөрде. Фестивальдә чыгыш ясавымнан бик күп тәҗрибә һәм онытылмаслык тәэсирләр алдым. Күпме генә чыгыш ясасаң да, һәр чыгышың алдыннан дулкынлану, аякларың калтыравын сизәсең. Һәрчак үз-үзеңне җиңеп, кичерешләрне тыеп, максатыңа юнәләсең - киләсе турга узарга. Һәм, әлбәттә, барлык финалистлар тарафыннан көтелгән дулкынландыргыч мизгел, бүләкләү тантанасы барышында үз исемеңне ишетү!.. Болар барысы да - минем хәтеремдә озак сакланачак һәм сүз белән кемгә дә булса тапшырып булмаслык хисләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев