Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең район этабы

​​​​​​​Пушкин картасы кысаларында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләр район мәдәният йортында республика дәрәҗәсендә район данын яклаган номерларын башкардылар.

Оештыручылар тамашачылар һәм катнашучылар иминлеген дә онытмадылар:QR-кодларны күрсәткәч тамашачылар залга, ә катнашучылар сәхнә артына үтте.

-Монда өлкәннәр һәм кечкенәләр юк. Фестиваль талантлар эзләү һәм балаларның талантын ачу өчен булдырылды, - дип әйтеп үтте район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Юлия Туркова. – Без репетицияләрдә булышабыз, ничек басарга, үзеңне тотарга, дикция, елмаерга өйрәтәбез. Әмма концерт башлангач коллектив җитәкчеләре тамашачыга әйләнәләр һәм алар сәхнә артына кермиләр, яшь артистларның иҗат процессына катнашмыйлар. Чыгыш ясарга һәм җиңәргә теләгән һәр катнашучы сәхнәгә чыгарга һәм бар сәләтен күрсәтергә кирәклеген аңлый.

Сәхнәдә безнең район торак пунктларыннан килгән коллективларның да, аерым башкаручыларның да тупланганлыгы сизелде. Балалар үзләреннән соң чыгыш ясаучы артистларны чакырганда бер-берләрен мактадылар, дус дип атадылар.

“Все сначала” коллективы матур чыкты, үз номерын төгәл, тигез, җиңел һәм елмаеп башкарды. Аларның коллективы яшь булуга да карамастан, балалар  Казанда УНИКС сәхнәсендә булган гала-концертта чыгыш ясаганнар инде.

Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге”  елында “Рябинушка” коллективының “Рәхим итегез” биюе бик тә урынлы булды. Яшь башкаручылар бер биюдә Россиянең төрле төбәкләре мәдәниятен күрсәттеләр.

Кечкенә булсалар да Камил Вәлиев (Олы Кабан) һәм Шамил Саврилов (Столбище) бик матур һәм чиста җырладылар. Шулай булырга да тиеш, чөнки алар “Йолдызлык”ның район һәм зона туры лауреатлары һәм республика туры дипломантлары. Шат елмаеп, матур һәм артистик балалар рус һәм татар телләрендә үзәкләргә үткәреп җырладылар. Олы Кабан авылы талантлы яшьләргә бай. Анда яшәүче Полина Галкина һәм Арина Трофимова безнең районның мәдәни тормышында актив катнашалар. Фестивальнең берничә тапкыр район туры лауреатлары аеруча яхшы чыгыш ясадылар. Комлы Ковалидан Динә Җәләлетдинова һәм Дарина Сәрвәрова үз номерлары белән килгәннәр. Алар үзләрен иҗат белән бергә дуслык та бәйләвен әйтеп киттеләр. Динә җырларны инглиз, испан, рус телләрендә башкара. Быел ул заманча джаз эшкәртүендә татарча җырлады һәм бу бик тә шәп килеп чкты. Ә Дарина бу юлы заманча җыр сайлаган һәм аны җиренә җиткереп башкарды.

Лаеш шәһәрендә яшәүче Вероника Ефременко музыка турында җыр җырлады һәм аны яхшы башкарды. Ә кечкенә, талантлы кыз Оксана Панцырева “Моя прекрасная леди” мюзиклыннан “К Элизе” җырын сайлаган – аның хәрәкәтләре генә дә бәяләп бетергесез.

Чараны алып баручылар рус һәм татар телләрендә сөйләделәр. Регина Сухарева, Илмир Гатауллин һәм Зәмирә Миргазова дөрес сөйләмнәре, үзләрен күрсәтә алулары һәм башкаларны тәкъдим итә белүләре белән таң калдырдылар, кирәк чакта сүзне икенчегә дә бора алдылар, ә инде болар “конферанс” номинациясендә аеруча мөһим.

-Балаларның барысы россия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр. Алар талантлы артистлар һәм сәхнә – аларның яраткан урыны. Мин аларга уңышлар телим, - дип үз теләкләрен җиткерде Юлия Лольевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев