Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

"Зөләйха күзләрен ача" сериалы ничек төшерелде

​​​​​​​Лаеш районында яшәүчеләр фильм төшерү һәм кинода төшүнең катлаулы булуын үзләре күреп белде. Массовка актерлары сериалның телевизор экраннарына чыгуын түземсезлек белән көттеләр.

Фотоны төшерүдә катнашучылар бирде

«Зөләйха күзләрен ача» кинофильмының соңгы сериясе тәмамланды. Сериал тирәсендә күпме хис-кичерешләр, күпме бәхәсләр! Ә без, кинода беренче тапкыр төшкән, барлык кино кухнясын күргән кешеләр, бу фильмны туган һәм якын кешене көткән кебек көттек.

Телевизор экраннарына төбәлеп, кадрларга игътибар белән карадык. Кичә генә булган кебек, һәр кино төшерү көнен искә алдык. Һәркемнең кадрда төп геройлар белән янәшә буласы килде, аның белән истәлеккә фотога төшү өчен Чулпан Хаматова белән очрашу эзләде. Ә ул, зур актриса статусына карамастан, беркемне дә кире какмады. Гади генә аралашты.

Без аның кинога төшкәндә нинди җитди булганын, ничек героеның тормышы белән яшәгәнен күрдек.

Кама буенда кичкә салкын төшә иде. Массовка актерлары да костюмнарны көн азагында туңмаслык итеп сайладылар.

Күпләр, мөгаен, беренче тапкырдыр грим салдырдылар. Бу яңалык иде, шуңа күрә кызыксыну уятты. Сабырлык - актерга кирәкле сыйфатларның берсе. Алдагы кадр өчен чакыруларын озак көтәргә дә туры килде. Мәдәният хезмәткәрләреннән, сатучылардан, пенсионерлардан һәм санитаркалардан, аптекарьлардан, машина йөртүчеләрдән, укытучылардан һәм мәктәп укучыларыннан торган массовка да әкренләп бербөтенгә әйләнде. Без нинди дә булса тарихлар сөйләдек, кино төшерү барышы турында фикер алыштык, фотога төштек, азык-төлек запаслары, кайнар чәй белән бүлештек. Безне, әлбәттә, кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Тик елга һавасы аппетитны ача иде, шуңа күрә күмәч белән чәй яки кофе артык булмады.

Сериал тәмамланды, тик менә районның ярты кешесе анда төшү турында истәлек гомерлеккә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев