Лаеш кунакларын Кабан каршы ала
Лаешка керү юлында менә шундый 2019 ел символын күрергә була.
Кабан – шулай ук дуңгыз, ләкин күпмегәдер дәрәҗәлерәк. Лаеш урманнарында кабан балалары да бар. Шуңа күрә биеклеге 6 метр, озынлыгы 10, киңлеге 7 метр булган кар чибәре барлыкка килү бик символик.
Узган еллардагы кебек үк, символны ясауга берничә КамАЗ кар киткән.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда монда башын горур тотып Эт ята иде, ә бер ел элек Әтәч басып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев