Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Чәчүгә – темп һәм сыйфат Игенчеләрнең вакыты чикле

Чираттагы язгы чәчүне яхшы агротехник срокларда һәм югары сыйфат белән төгәлләргә, шулай итеп булачак уңышка нигез салырга - үткән җомгада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән булган эш киңәшмәсендә Михаил Афанасьев басу хезмәтчәннәре алдына шундый бурыч куйды. Язгы көннәрдә район игенчеләрендә булган вакыт чикле һәм аны нәтиҗәле файдаланмаганда кире кайтарып та...

Чираттагы язгы чәчүне яхшы агротехник срокларда һәм югары сыйфат белән төгәлләргә, шулай итеп булачак уңышка нигез салырга - үткән җомгада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән булган эш киңәшмәсендә Михаил Афанасьев басу хезмәтчәннәре алдына шундый бурыч куйды.

Язгы көннәрдә район игенчеләрендә булган вакыт чикле һәм аны нәтиҗәле файдаланмаганда кире кайтарып та булмый. Шуңа күрә язгы көннең кадерен белгән механизаторлар май бәйрәмнәрен гадәттәгечә басуда үткәрәчәкләр. Район товар җитештерүчеләре бүгенгә күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшен төгәлләделәр, шулай ук уҗым культураларны карау эшен дә шушы көннәрдә тәмамлыйлар. Дым каплау эше дә бара. Туфракта дым запасы җитәрлек булса да - узган атна азагына бу күрсәткеч 180 мм тәшкил итте, дым саклаучы агроалымнар элеккечә һәр хуҗалыкның игътибар үзәгендә. Агрономик хезмәтләр исәбенчә якын араларда иртә сабанашлык чәчүдә 70 кә якын чәчү агрегаты, шул исәптән сигез чәчү комплексы эшләячәк. "Хәерби", "Урта Девятово", "Березовка"," Семиречье" һәм "Атабай" хуҗалыклары сабан бодае, борчак, солы, арпа чәчүне 9 майга төгәлли алалар. Бу хуҗалыклар игенчеләре беренче мөмкинлек булу белән басуга чыктылар. Апрель ахырына район игенчеләре пландагы мәйданның сигез процентында булачак уңышка нигез салдылар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләре буенча, чираттагы чәчү алдыннан зур әзерлек эшләре үткәрелгән. Игенчеләр үз вакытында ашлама, дизель ягулыгы, орлыклар запасы булдырганнар, техника ремонтлаганнар һәм агрегатлаганнар. Гадәттәге язгы үзара тикшерү барышында күп кенә хуҗалык игенчеләренең үз көчләренә ышанулары очраклы түгел. Һәм бүген алар моны эш белән раслыйлар. Стартка чыккан кәеф буенча хөкем итсәк, быелгы чәчүне яхшы агротехник срокларда төгәлләү мөмкинлеге бар. Язгы кыр эшләре барышы, уңыш язмышын хәл иткән агроалымнарны үтәү сыйфаты район җитәкчелеге контролендә. "Йолдыз" һәм "Нармонка" хуҗалыклары базасында үткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда Михаил Афанасьев игенчеләр өчен хезмәт шартлары булдыруга, аларны кайнар аш белән тәэмин итүгә игътибар бирде. Шул ук вакытта булачак уңыш язмышы өчен җаваплы кешеләрне матди һәм мораль кызыксындыру кирәклеген дә әйтте. Алдынгы игенчеләрнең фамилияләре һәм фоторәсемнәре газета битләрендә еш күренүгә лаек, ә алар хөрмәтенә басуда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертлары куелса бик тә яхшы. Район башлыгы бу кызу эш өстендә вакытны, көчне янга калдыру өчен чәчүдә практикантлар, ЛТЭТ укучыларын катнаштыру зарур дип исәпли. Бу әле бер яктан гына. Икенче яктан - игенче һөнәрен үзләштерүче яшьләрне кыр эшләренә җәлеп итү, ул әле бүген үзен һәр хуҗалыкта сиздергән кадрлар проблемасын да хәл итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев