Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Изге өмет дөньясы

Халыкара инвалидлар көнендә инвалидларның Лаеш шәһәре беренчел оешмасы отчет-сайлау җыелышы үткәрде. "Алтын көз" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең иркен залында чакырылган кунаклар җайлап утырыштылар. Җыелышны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы Лаеш районы оешмасы рәисе Вячеслав Гусев алып барды. Узган биш елдагы эшләр турында Лаеш инвалидлар оешмасы рәисе...

Халыкара инвалидлар көнендә инвалидларның Лаеш шәһәре беренчел оешмасы отчет-сайлау җыелышы үткәрде.

"Алтын көз" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең иркен залында чакырылган кунаклар җайлап утырыштылар. Җыелышны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы Лаеш районы оешмасы рәисе Вячеслав Гусев алып барды.

Узган биш елдагы эшләр турында Лаеш инвалидлар оешмасы рәисе Александра Камаева хисап тотты.

-Бу вакыт эчендә, - диде ул, - җәмгыять әгъзалары саны 22 кешегә артты. Район мәдәният йорты һәм китапханә, Лаеш ягы музее һәм Лаеш районы социаль яклау бүлеге белән бергәләп күп кенә чаралар эшләнде. Күп санлы күргәзмәләр, тәкъдир итүләр һәм иҗади очрашулар, бәйрәм чаралары, истәлекле даталар, урам бәйрәмнәре үткәрелде. Безнең өчен Казанга, Алабугага, Чебоксарга, Болгарга, Биләргә, Свияжск утрау-шәһәренә, Раифа монастырена барулар, районыбыз торак пунктлары буйлап, теплоходта экскурсияләр оештырылды.

Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары район чараларында актив катнаштылар: Сабантуйда, Каравонда, "Играй гармонь" телепрограммасын төшерүдә һәм башкаларда. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның өйләренә бардылар, бүләкләр илттеләр, аларга практик ярдәм күрсәттеләр.

Беренче группа инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән кешеләргә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә.

-Ә спорт планында, - дип билгеләде йомгаклап Александра Андреевна, - безнең һәркайсыбызның да омтылыр урыныбыз һәм күбрәк ярышлар һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрү мөмкинлегебез бар.

Җыелганнар алдында А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина һәм Лаеш районы инвалидлар оешмасы рәисе Вячеслав Гусев чыгыш ясады. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешинадан күп кенә җылы сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш районы бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова җыелганнарга инвалидларның хокукларын һәм тиешле ташламаларны аңлатып мөрәҗәгать итте. Рәсми сорау-җавап тоны акрынлап әңгәмә төсе алды. Инвалидлар диалогка актив кушылдылар. Үз бәйрәмнәре уңаеннан открыткалар алгач, алар Татьяна Петровнаның кайгыртуына һәм игътибарына сокландылар.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова йөрәк авырулары килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә үткәрде, профилактика чараларның мөһим урыннарын аңлатты.

Җыелыш Лаеш инвалидлар оешмасы эшен канәгатьләнерлек дип табарга, җәмгыять рәисе итеп өченче срокка Александра Камаеваны яңадан сайларга карар итте. Шулай ук массакүләм мәдәни һәм спорт эшен активлаштырырга, инвалидларның социаль җайлашуына юнәлтелгән яңа проектлар белән эшләү өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенә әгъзалыкка яшь инвалидларны җәлеп итәргә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево декада инвалидов