Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Киләчәк яшьләр белән бәйле! (заголовок)

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне Яшьләр көне белән котлыйм! Бу искиткеч бәйрәм киләчәгебезгә, район һәм Татарстан үсешенә бәйле, катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк кешеләрне берләштерә. Гореф-гадәтләребез, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне саклау, өлкәннәр тормышын лаеклы итү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Бу көнне безнең һәркайсыбыз үз...

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне Яшьләр көне белән котлыйм!

Бу искиткеч бәйрәм киләчәгебезгә, район һәм Татарстан үсешенә бәйле, катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк кешеләрне берләштерә.

Гореф-гадәтләребез, тарихыбыз һәм мәдәниятебезне саклау, өлкәннәр тормышын лаеклы итү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнә.

Бу көнне безнең һәркайсыбыз үз яше турында онытып хыяллар һәм өметләр, тормыш юлын эзләү, кыю идеяләр һәм казанышлар белән дөньяны гаҗәпләндерү чорына бәйлелеген тоя.

Без барлык өмет, хыялларыбызны беренче чиратта яшьләр белән бәйлибез. Яшь буынның барлык өлкәләрдә - авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, мәдәнияттә эшләве, үз бизнесларын үстерүе сөендерә.

Кадерле егетләр һәм кызлар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, бетмәс көч һәм яшьлек дәрте телим! Заман таләпләренә туры килә торган белем алырга, эшләргә омтылыгыз һәм сез уңышка ирешерсез!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район День молодежи