Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поэзия

Эльвера Абдуллина-Байгазина. Стихи ко Дню Победы

Мин Лаеш районы Габишево бистәсендә гомер кичерәм. Олуг Җиңү бәйрәменә багышланган шигыремне Сезгә тәкъдим итәм. Бу шигырем Сезнең гәҗит битләрендә донья күрсә бик шат булыр идем. Безнең бөек ветераннарыбызга миннән кечкенә бүләк булыр иде дип ышанам.

Ветераннар -бөек ветераннар
Баш иябез сезнең каршыда .
Ул дәһшәтле сугыш елларыгыз
Йөрәк түрендәдер барсы да .

Олы афәт илгә ябырылгач
Күтәрелеп илне сакларга .
Туган илне , туган туфракны
Бөек Ватаныбызны якларга .

Ил озатты газиз балаларын
Ир-атларын ,гүзәл затларын .
Яңа мыек типкән егетләрен 
Тал чыбыктай япь-яшь кызларын .

Соңгы сулышкача көрәштеләр
Салкын окопларда яттылар .
Күкрәкләре белән амбразура каплап
Җырлар булып илгә кайттылар .

Бик күпләре кайта алмадылар
Ватан өчен башын салдылар .
Онытылмас истәлекләр булып
Йөрәкләрдә уелып калдылар .

Ветераннар -олуг ветераннар
Кан тамадыр саркып ярадан .
Сирәгәя сезнең сафларыгыз
Сез китәсез безнең арадан .

Аяз булсын зәңгәр күкләребез
Туган илем кан -яшь түкмәсен .
Бу дәһшәтле сугыш юлларыннан
Тагы бер кат илем үтмәсен . 

Онытмабыз сезне ветераннар
Сез һаман да йөрәк түрендә .
Изге үрнәк безгә -ветераннар
Якты  йолдыз күңел күгендә .

Вәхшиләрчә кергән фашистларны
Һәммәсен дә себереп түктегез .
Европаны азат иттегез дә
Берлингача барып җиттегез .

Горур атлап безнең ветераннар
Кызыл мәйданнардан үттеләр .
Җиңү көнне назлы-җылы җилләр
Алар үткән юлны үптеләр .

Бөек
Җиңү яулар өчен илем 
Кан-яшьләрен күпме түктеләр .
Җаннарында яшь аралаш шатлык
Ветераннар горур үттеләр .



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день Победы поэзия Лаишевский район стихи