Камская новь
  • Рус Тат
  • Хакимиятнең мөһим баскычы

    Лаеш районында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара булды.

    Җыелучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы Михаил Афанасьев киеренке эш ритмында тукталу, эшкә бәя бирү, нәтиҗәләргә бергә шатлану, киләчәккә бурычлар кую, коллегалар белән аралашу өчен сәбәп бар, дип билгеләп үтте. Михаил Павлович сүзләре буенча, җирле үзидарә -  хакимиятнең мөһим баскычларының берсе, чөнки кешеләр белән эш нәкъ менә монда бара һәм борчыган мәсьәләләр хәл ителә.

    -Соңгы еллар дәвамында без җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары роле үсүен күрәбез. Алар үзләренең тормышка сәләтлә булуларын, иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүләрен исбатладылар, - дип исәпли район башлыгы. – Аларга социаль-икътисади хәлләр өчен җаваплылык, кешеләр өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру бурычы йөкләнә. Бездә сайлаучылар алдында җаваплылык алырга һәм көнүзәк проблемаларны хәл итәргә сәләтле грамоталы, җаваплы депутатлар корпусы бар.

    Бүген Лаеш районында 155 хезмәткәр җирле үзидарә органнарының өзеклекләрсез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итә.

    -Без кешеләр иминлеге өчен эшлибез. Мин сезнең һәркайсыгыз белән горурлана алам, - диде Михаил Афанасьев. – Без бер команда әгъзалары.

    Район башлыгы җирле үзидарә Советларына һәр яклап ярдәм күрсәтүләре өчен Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы адресына рәхмәт сүзләре әйтте.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: