Камская новь
  • Рус Тат
  • Лаеш районында җиләк бизнесы

    Пәрәү авылыннан берничә чакрым читтә, басу белән урман арасында, җиләкләр үстерү белән шөгыльләнүче Рамил Әхмәтсафинның  фермер хуҗалыгы урнашкан.

     

    Шулай ук Рамил Гарифуллович Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә вирусология бүлеге мөдире булып эшләгән.

    -Үз эшебезне булдыру уе хатыныма килде. Ул Казан дәүләт аграр университеты каршындагы фермерлар мәктәбенә йөрде, - дип искә төшерә Рамил Әхмәтсафин. – Аны җир җиләге үстерү аеруча кызыксындыра. Документлар җыйдык һәм грант алуга гариза бирдек. Җир участогын Лаеш районыннан эзләдек – мондагы туфрак анализлары туры килде, шулай ук Казаннан ерак та түгел.

    Бизнесны буш урында башлап җибәрү кыен була. Гаилә Пәрәүдә йорт сатып ала һәм алар җирне җиләк утыртуга әзерли башлыйлар.

    -Эшне башлап җибәрүдә авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе булу ярдәм итте, - дип сөйли эшмәкәр. – Сугару системасын сузу бик катлаулы булды. Скважина казыдык һәм сугару җайланмалары салдык. Эшчеләрне Пәрәүдән, Державинодан, шулай ук Казан федераль университетыннан җәлеп иттек. Бер гектарга җиләк утырттык, ярты гектары карлыганга, шул ук кадәре кура җиләгенә китте.

    Күп булмаса да беренче уңышны Әхмәтсафиннар 2014 елның 1 августында җыеп алалар.

    -Төп басымны җир җиләгенә ясадык – аңа сорау зур, - дип аңлата Рамил Гарифуллович. – Италия сортларын – ароза, галячив, джоли, мадлен устерәбез. Уңыш бер сезонда 10-12 тоннага җитә. Җиләкләр 3-4 атна кызаралар – июнь азагыннан июль ахырына кадәр.

    -Барысы без теләгәнчә килеп чыксын өчен технологияне саклау кирәк, - дип билгеләп үтә Рамил Әхмәтсафин. – Барысы мөһим – сугару да, туфракны ашлау да, корткычларга каршы көрәш тә. Һәм, әлбәттә, көндәлек һәм четерекле хезмәт.

    Әхмәтсафиннар бизнесы әле үсештә генә булса да даими клиентлары бар инде. Якын-тирә авыллардан, Лаештан һәм Казаннан киләләр.

    -Әзер продукцияне Казан базарларында сатабыз, - дип сөйли фермер. Эшләрдә хатыным һәм олы улым булыша. Җиләк, карлыган, кура җиләгенең күп өлешен үзләре килеп  җыеп алучыларга сатабыз. Халык безнең җиләкләрне ярата, аларда химикатлар юк. Киләчәккә өмет белән карыйбыз.

    Авыл хуҗалыгы – гади булмаган һәм бик тә җаваплы эш. Безнең табыннарда тәмле һәм файдалы продуктлар булсын өчен, үзеңне яраткан эшеңә тулысынча багышларга кирәк, Рамил Әхмәтсафин шулай эшли дә.

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: