Камская новь
  • Рус Тат
  • Прививка ясаттың – үзеңне һәм якыннарыңны сакладың

    Ел саен апрель азагында Европада иммунлаштыру атнасы (ЕНИ) уза. Аның максаты – кешеләрдә прививкалар ярдәмендә инфекцияләрне профилактикалауга ышанычлы мөнәсәбәт формалаштыру.

    Иммунлаштыру күп кенә инфекцияле авыруларны юк дәрәҗәгә калдырды. Шул сәбәпле башка вакциналар кирәк түгел, дигән фикер барлыкка килде.

    Профилактик прививкаларның роле

    Нәкъ менә алар кешелекне чумадан, чәчәктән, дифтерия һәм полиомиелиттан коткарды. Россиядә бүген законнарга ярашлы төстә коклюштан, дифтерия, бизгәк, полиомиелит, кызылча, кызамык, эпидемик паротит, туберкулез, гемофиль инфекция, грипп, В гепатитыннан прививкалар ясала. Авыруның табигый учакларында эшләүчеләргә яки хайваннар белән элемтәдә булганнарга талпаннан,түләмә, котыру, туляремиядән прививкалары ясала.

    Нәрсә ул прививка һәм ул ничек саклый?

    Вакцина тормышка сәләтсез патоген микроорганизмнардан тора. Аларның генетик мәгълүматы канда антитәнчекләр ясалуга этәргеч бирә.

    Балаларга прививка ясау кирәкме?

    Һәр балага яшенә ярашлы прививкалар ясалырга тиеш. Хроник авырулардан интегүче балалар сәламәтләренә караганда вакциналарга күбрәк мохтаҗ: аларның организмының саклану көчләре зәгыйфь.

    Привикаларга реакция буламы?

    Әйе, әмма ул прививка ясалган инфекциядән күпкә җиңел үтә.

    Прививкалар сәбәпле куркулар һәм ялгышулар.

    Грипптан прививкалар булышмый, дигән сүзләр йөри. Бу дөрес түгел: заманча грипп вакцинасында гриппның А вируслы югары патогенлы штаммнарына каршы антитәнчекләр бар (кош һәм дуңгыз грипплары), шулай ук сезонлы В гриппына. Прививка ясаткан кеше бу куркыныч формалар белән авырмый, җиңел кичерә. Шунысын да истә тотыгыз, мондый прививканы эпидемиягә кадәр 1,5-2 ай алдан ясатырга кирәк, бу иммунитет формалашып өлгерсен өчен зарур.

    Безнең илебездә иммунлаштыру өчен теркәлгән һәм сыйфат контроле узган вакциналар файдаланыла. Үзебезнең яки чит ил вакцинасына өстенлек бирергәме, монысын сез хәл итәсез. Теләсә нинди йогышлы авыруны дәвалау прививка бәясеннән күпкә кыйммәт.

    Текст ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары филиалы материаллары буенча әзерләнде.

    Сәламәт булу – хокук кына түгел, һәр кешенең вазифасы да.

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: