Камская новь
  • Рус Тат
  • Рөхсәт ителгән балык тоту сроклары үзгәрде

    ТР буенча су биология ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге хәбәр итүенчә, быелдан башлап республикада балык тотуның барлык төрләре өчен язгы тыю даталары үзгәрде.

    25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга коючы барлык елгаларда балык тоту тыела. Моны фәкать бер калкавычлы  кармак яки резинкага ярдан гына эшләргә була. Бер кешедә кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Шул ук вакытта моны да истә тоту кирәк, балыклар уылдык чәчми торган урында гына тотарга ярый. Бу урыннар Балык тоту кагыйдәләренең  “Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балык хуҗалыгы өчен әһәмиятле су объектларында урнашкан уылдык чәчү участоклары исемлеге” №6 өстәмәсендә күрсәтелгән. Аларның урнашкан урыннары турында газета сайтының “Җәмгыять” рубрикасында 14 апрельдәге шул ук исемдәге материалдан укып белергә була.

    Язгы уылдык чәчү чоры су хайваннарын саклау өчен бик тә мөһим. Законсыз балык тотуларга юл куймау өчен республика сулыкларында балык хуҗалыкларында патрульлек итү көчәйтелә. Браконьерларга административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары кулланыла, судно һәм башка балык тоту кораллары алына.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: