Камская новь
  • Рус Тат
  • Теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзербез

    Үткән атна районның экстрен хезмәтләре өчен кызу булды – берничә көн дәвамында гражданнар оборонасы идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территория подсистемасының команда-штаб өйрәнүләре үтте.

    Күнегүләрнең беренче этабында Казан аэропорты нефтьсаклагычында шартлы янгынны сүндерү булды. Персоналны эвакуацияләү, янгын сүндерүчеләрнең объект администрациясе һәм яшәешне тәэмин итү хезмәтләре белән үзара эш итүләре, кешеләрне эвакуацияләү һәм янгын сүндерүнең төрле ысуллары эшләнде.

    Атна дәвамында районның ГО штабы, барлык хезмәтләр һәм эвакуацияләү органнары белән махсус укулар үткәрелде. Эвакуацияләүне планлаштыру һәм гражданнар оборонасы мәсьәләләре өйрәнелде. Транспорт һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү хезмәте югары бәя алды.

    Аннан соң кабул итү-эвакуация пунктлары (ПЭП) тикшерү узды, ә алар районда тугыз. Өйрәнүләр фаразы буенча безнең районга Казаннан Татарстан министрлыклары хезмәткәрләре эвакуацияләнде. Аларны яшәү урыннары буенча теркәргә һәм урнаштырырга кирәк иде. Эвакуация комиссиясенең һәр әгъзасы белән нинди документлар тутырырга кирәклеге, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итү һәм “Һава сигналы” булганда ниләр эшләргә кирәклеге кат-кат эшләнде.

    -Кабул итү-эвакуация пункты администрациясе документлар белән эшли һәм аларны грамоталы тутыра белә, - дип нәтиҗә ясады ТР МЧСы гражданнар оборонасы бүлеге әйдәүче белгече Юрий Смирнов. – Бер кешегә дә сораулар һәм искәрмәләр булмады дип әйтә алам. ПЭП әгъзалары үз вазифаларын беләләр.

    Лаеш районы эвакуация органнары “Билгеләнгән бурычларны үтәүгә әзерләр” дигән бәя алды.

    Ә җомга көнне өч төрле өйрәнү булды: электрүткәргеч линия өзелгән, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте һәм судан кешеләрне коткару. Шартлы көтелмәгән хәл турында хәбәр иртән иртүк килде: 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы янында һава шартлары сәбәпле ЛЭП чыбыгы өзелгән. Биш торак пунктта ике меңләп кеше утсыз калган. Тревога сигналы буенча урынга энергетиклар, шулай ук МЧС һәм полиция хезмәткәрләре килде. Тиз арада электр бирү торгызылды.

    Бераз соңрак бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте пультына (ЕДДС) ике машина бәрелешкәч янгын чыгу хәбәре килде. Шартлы һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полицейскийлар килеп җитте. Санаулы минутларда ут сүндерелде. Коткаручылар имгәнгән машиналардан “җәрәхәтләнүчеләрне” алдылар, аннан табиблар беренче ярдәм күрсәттеләр һәм хастаханәгә озаттылар. Полицейскийлар “һәлакәт” нәтиҗәләрен тикшерделәр, ДТП схемасын төзеделәр, шаһитләрдән сораштылар.

    Аерылган боздан кешеләрне коткару гамәлләре каралды. Ярдан берничә йөз метр судагы бозда берничә балыкчы калган. Бәлагә таручыларга ярдәмгә һава мендәрле ике судно кузгалды. Россия МЧСы ТР ГИМСы Лаеш инспекторлар участогы хезмәткәрләре тиз арада балыкчыларны боздан алып коры җиргә чыгардылар. Аларны анда медиклар көтә иде инде, “зыян күрүчеләрне” карадылар.

    -Сез барыгыз тиз һәм көйле эшлисез, - дип билгеләп үтте Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе оператив планлаштыру бүлеге начальнигы, полковник Игорь Драгунов. – ЕДДСка хәбәр вакытында килде, оператив дежурлар мәгълүматны шунда ук тиешле ведомстволарга җиткерделәр. МЧС, ЭЭМ һәм сәламәтлек саклау министрлыгы көчләре һәм чаралары тиз арада һәлакәт урынына килделәр һәм куелган бурычларны үтәделәр. Сезнең профессионализм кешеләр гомерен саклый.

    Лаеш районы гадәттән тыш хәлләргә әзер. Мөһиме, экстрен хезмәтләр алган күнекмәләр бары өйрәнүләрдә генә кирәк булсын иде.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: