Камская новь
  • Рус Тат
  • Вакытны файдалы итеп үткәрү белән бергә рәхәтләнеп ял да иттеләр

    Бик тә кызыклы “Библиосумерки” чарасына килгән китап укучылар әкиятләр һәм могҗизалар дөньясына керделәр.

    Аны үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Кабинетлар һәм фойе бизәлешен, матур киемле әкият геройларының күп булуын күргәч китап патшалыгы хуҗаларының үз укучыларына нинди хөрмәт белән караулары, яратулары аңлашыла. “Библиосумерки” гадәткә керде инде, алар кичке эңгер-меңгердә һәм төнлә үткәрелә. Аларның максаты – килүчеләрне җәлеп итү, китап уку зәвыгы тәрбияләү. Китапханәләр китаплар саклау урыныннан заманча эш алымнары файдаланып массакүләм чаралар оештыручы мәдәни үзәкләргә әйләнә баралар.

    Лаешта “Библиосумерки-2018”дә Лаешның 2нче урта мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре, әби-бабалары актив катнашты. Керү урынында китапханә эңгер-меңгеренең матур итеп бизәлгән “расписаниесен” күреп була. Түшәмнәрдә өрәкләр катып калган, күп төрле авторлар әсәрләре өрәкләре “китап диванында” һәм “китап чемоданнарда” үз укучыларын көтәләр. Китапханә хезмәткәрләре кунакларга табышмаклар, осталык сәгатьләре, китапханә буенча экскурсия, ирекле микрофон, китаплар буенча чегәннәр кебек багу, фаразлар  тәхете, әдәби кунакханә, лотерея билетлары уйнату, сувенирлар күргәзмә-сату, швед өстәле, фотозона һәм башка күп кызыклар тәкъдим иттеләр.

    -Миңа би-и-ик ошады, -диде чын күңелдән сигез яшьлек Ксюша. – Күңелле булды!

    Сүз уңаеннан, бу аның фикере генә түгел. Лаеш китапханәсендә онытылмас кич үткәргән кешеләрнең барысы шулай дип исәпли: вакытны файдалы үткәрделәр, рәхәтләнеп ял да иттеләр.

    Фото һәм видеосюжетны газета сайтының “Мәдәният” һәм “Видео” рубрикаларыннан карагыз.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: