Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

ДИА-фестиваль: тагын бергә

Лаеш район мәдәният йортының "Диетон" клубында "Объединимся в борьбе с диабетом" партия проекты кысаларында шушы көннәрдә районның икенче "Мы вместе" ДИА-фестивале үтте. Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә багышланган чара әлеге авыру белән авыручыларны гына түгел, ә читләр бәласенә битараф булмаган сәламәт кешеләрне дә җыйды. Фестивальдә катнашучыларга көч-куәт бирергә килүчеләр...

Лаеш район мәдәният йортының "Диетон" клубында "Объединимся в борьбе с диабетом" партия проекты кысаларында шушы көннәрдә районның икенче "Мы вместе" ДИА-фестивале үтте.

Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә багышланган чара әлеге авыру белән авыручыларны гына түгел, ә читләр бәласенә битараф булмаган сәламәт кешеләрне дә җыйды. Фестивальдә катнашучыларга көч-куәт бирергә килүчеләр арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыроватский ярдәмчесе Юлия Сафина һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева да бар. Мактаулы кунаклар 12 ел элек шикәр авыруы белән җәфаланучы кешеләрне берләштереп аларның максатын үзләренең савыгуына юнәлтә алучылар адресына күп кенә яхшы сүзләр әйттеләр. Аларның сүзләре буенча мондый нәрсә республикада бүтән юк. Иҗат клубына уңышлар теләп алар бүләкләр тапшырдылар: "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитетыннан - "Диетон"га стерео колонкалар, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыроватскийдан -глюкометрлар һәм тест-полоскалар.

"Диетон"да кагыйдәләрнең тулы бер җыелмасы эшләнгән, аларны үтәгәндә үзеңнең начар кәефеңне озакка онытырга мөмкин. Кагыйдәләрнең иң мөһимнәре - уңай кәеф һәм иҗат белән шөгыльләнү. Клубка йөрүчеләрнең барысы да кул эше белән шөгыльләнә, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә үзләренең вокаль сәләтләрен үстерә. Клубка йөрүчеләр Диа-фестивальдә чираттагы мәртәбә үз талантларын күрсәттеләр. Бәйрәм чарасын оештыруга иҗади эшләр күрәзмәсе дә ямь өстәде.

Гадәт буенча, клуб әгъзалары клуб эшләп килгән елларда тормыштан киткән дуслары истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр һәм шикәр авыруы белән көрәш символы буларак, күккә зәңгәр шарлар җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район фестиваль