Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Әгәр йорт хайваныгызның аппетиты начарланса

Минем яраткан песиемнең соңгы вакытта аппетиты начарланды һәм тыны кысыла башлады. Йорт хайваннарына күп кенә паразит авырулар яный дип ишеттем. Бәлки бу аларның берседер? Газетабыз битләрендә консультация алып булса, бик рәхмәтле булыр идем. Хөрмәт белән Ирина Г., Столбище авылы. Укучыбыз соравына район ветберләшмәсенең ветеринария табибы Елена Максимова җавап бирә. -Әлбәттә,...

Минем яраткан песиемнең соңгы вакытта аппетиты начарланды һәм тыны кысыла башлады. Йорт хайваннарына күп кенә паразит авырулар яный дип ишеттем. Бәлки бу аларның берседер? Газетабыз битләрендә консультация алып булса, бик рәхмәтле булыр идем.

Хөрмәт белән Ирина Г., Столбище авылы.

Укучыбыз соравына район ветберләшмәсенең ветеринария табибы Елена Максимова җавап бирә.

-Әлбәттә, читтән торып дөрес диагноз куеп булмый, белгеч клиниканы белергә тиеш. Бу токсоплазмоз кебек куркыныч паразит авыру да булырга мөмкин. Ул очракта хайваннан кешегә авыру йогу ихтималы зур. Билгеле булганча, этләр һәм песиләр туфракны, су һәм азыкны пычрату юлы белән тышкы мохитне пычратуда төп рольне уйныйлар. Хайваннар үзләре токсоплазманы еш кына ооцисталар булган азык һәм су кулланганда йоктыралар.

Песиләрдә токсоплазмоз билгеләре: температура күтәрелү, хәлсезлек, тын кысылу, лимфа бизләре зураю, укшу, диарея, сары авыруы, сулыш юллары авырту, неврология билгеләре, күзләр авырту. Этләрдә исә бизгәк, тын кысылу, аппетит югалу, укшу, диарея, көзән җыеру. Югарыда саналган билгеләр берничә көнгә, хәтта айларга сузылырга мөмкин.

Үзеңне һәм якыннарыңны әлеге авыруны йоктырудан саклау өчен түбәндәге профилактика чараларын үтәргә кирәк: чи һәм яхшылап пешеп бетмәгән ит (микродулкынлы мич авыру кузгатучыны үтерми) ашамаска; песи артыннан көн саен җыештырырга; азык-төлек саклана торган биналарга хайваннарны кертмәскә. Тагын шуны истә тотарга кирәк: йорт хайваннары организмы паразитларга каршы препаратлар белән профилактик чистартуга мохтаҗ.

Йорт хайваннарыгызда авыруның беренче билгеләре күренгәндә ашыгыч төстә ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ветобъединение