Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

“Мин Лаеш бала табу йортын сайладым”

Яр Чаллыда баланы алыштыру белән бәйле бар Татарстанга яңгыраган тарих районыбызда яшәүче һәм әти-әни булырга җыенучы кешеләрне битараф калдырмады. Нинди бала табу йортын сайларга, ананың һәм туачак баланың гомерен кемгә ышанып тапшырырга - болар бала табучы хатын-кызлар өчен иң актуаль сораулар. Газетабыз хәбәрчесе Лаеш үзәк район хастаханәсенең бала табу бүлегендә...

-Марина Валерьевна, сезнең бүлек ничә кешегә исәпләнгән?

-10 анага. Әмма ничә кеше килсә барысын да кабул итәбез. Кайбер көнне 1 бала туа. Ә башка көннәрдә 10 да булырга мөмкин. Менә кичә кич бездә авырлыгы 3 кг 200 гр булган кыз туды.

-Чаллыда булган очракка охшаш хәлләрне кисәтү өчен нинди чаралар күрелә?

-Без "Ана һәм бала" программасы буенча эшлибез. Ул бала табу йортын булачак әни теләге буенча сайларга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта бушлай. Бала тугач, без аның ике кулының да беләзегенә этикеткалар бәйләп куябыз. Өченче этикетканы биләү чүпрәгенә куябыз, дүртенчесен караватка беркетәбез. Мәсәлән, менә бу караваттагы этикеткада "Латыйпова" дип язылган. Яңа туган балалар төнлә әниләре янында була. Шулай итеп, балаларны алыштыру мөмкин түгел.

-Марина Валерьевна, ә ни өчен бу балалар аерым яталар?

-Бу яңа туган бәләкәчләр балалар бүлмәсендә. Бүген алар дүртәү. Монда балаларны кирәкле манипуляцияләр өчен яки алар махсус карау таләп иткәндә һәм әнисе янында була алмаганда алып киләләр. Балалар сәламәт. Аларның берсе генә аерым кайгырту таләп итә. Әмма аның белән дә барысы яхшы булачак. Безнең яңа туган авыр балаларны дәвалау мөмкинлеге бирә торган заманча җиһазларыбыз бар.

Марина Егорова һәм шәфкать туташы Екатерина Денисова миңа - стериль халат һәм шундый ук башмаклар һәм баш киеме кигән хәбәрчегә яңа туган балаларны күрсәттеләр, аннан соң Кече Елгадан Рәдифә Гатауллина яткан палатага озата бардылар. Узган җомгада ул беренче баласын - Сәлимне тапкан. Малай үзенең әнисенә тапканда бернинди авырлык китермәгән, бала тапканнан соң да катлауланулар булмаган. Аның авырлыгы 3 кг 300 грамм, тавышы яңгыравык, елмаюы (әйе, әйе - елмаюы, үзем күрдем) ягымлы, аппетиты яхшы. Аның тормышыннан канәгать икәнлеге күренеп тора.

-Мин баламның Лаеш бала табу йортында тууына шат. Мине бала табарга шәһәргә барырга озак үгетләделәр. Әмма минем карарым нык иде: бары тик Лаеш. Һәм хәзер моңа бер тамчы да үкенмим, - дип хисләре белән уртаклаша Рәдифә. - Монда хезмәт күрсәтү яхшы, медперсоналның әниләргә һәм балаларга мөнәсәбәте җылы. Палатада берүзем ятам, шуңа күрә төнлә улым янына теләсә кайчан тора алам, кемне дә булса уятырмын дип куркасы юк. Үземне дә берәү дә борчымый.

-Беренче тапкыр бала табучы өчен ул яхшы тапты, табиблар әйткәнне тыңлады, - дип сүзгә кушыла педиатр.

Бала табу бүлегеннән чыкканда мин тиздән бала табарга җыенучы Ирина Трифонованы очраттым.

-Мин шәһәрдә табарга теләмим. Монда махсус килдем, - дип җавап бирде Ирина минем Столбищеда яшәп, ни өчен шәһәрдәге бала табу йортлары хезмәтләреннән файдаланмыйсың дигән соравыма.

Гинеколог кабинеты янында эскәмиядә берничә яшь хатын-кыз утыра иде. Аларның түгәрәкләнеп килгән гәүдәләре һәм хәрәкәтләренең салмаклыгы ирексездән хастаханәгә килгән кешеләр карашын җәлеп итә. Чират көткәндә булачак әниләр үзләре турында, хатын-кызларга хас булган темаларга сөйләшәләр. Куркулары һәм кичерешләре турында да.

-Кызлар, бала табудан курыкмагыз - барысы да яхшы булыр, - урта яшьләрдәге бер ханым алар әңгәмәсенә кушылмый түзмәде. - Бары шуны гына аңларга кирәк: бала табу - ул катлаулы һәм озак эш һәм сез аны үзегезнең балагыз өчен башкарасыз. Сез аңа дөньяга килергә булышасыз. Фикерегезне шуңа тупларга, бар көчегезне шуңа юнәлтергә кирәк, ә үзеңне жәлләргә түгел. Ә табиблар яхшы безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роддом ЦРБ М.Егорова