Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Марина Идрисова: “Һәр ел саен гриппка каршы вакциналар төрле“

Көз - гриппка каршы вакциналау бара торган вакыт. Прививка кампаниясе барышы турында безнең хәбәрчебез район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары, табиб-эпидемиолог - Марина Идрисова белән әңгәмә корды. Марина Александровна, гриппка каршы прививка ясату ничә яшьтән киңәш ителә? -"Гриппол плюс" һәм "Гриппол" вакцинасы безгә инде август аенда ук китерелде. Аны балаларга...

Көз - гриппка каршы вакциналау бара торган вакыт. Прививка кампаниясе барышы турында безнең хәбәрчебез район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары, табиб-эпидемиолог - Марина Идрисова белән әңгәмә корды.

Марина Александровна, гриппка каршы прививка ясату ничә яшьтән киңәш ителә?

-"Гриппол плюс" һәм "Гриппол" вакцинасы безгә инде август аенда ук китерелде. Аны балаларга 6 ай тулу белән ясарга ярый. Быел 3080 балага һәм 6050 өлкән кешегә прививка ясау зарур.

-Прививка ясау кампаниясе нинди уңыш белән бара?

-Прививканы беренче чиратта студентларга, медикларга, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, пенсионерларга һәм грипп өзлегүгә китермәсен өчен хроник авырулары булган өлкәннәргә ясыйбыз. Инде 1500дән артык балага һәм 2680 олы кешегә вакцина ясатылган. Моны эшләргә беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Балигъ булмаганнарга прививка ясау өчен әти-әниләрнең язма ризалыгы кирәк. Лаешта һәм авылларда актив рәвештә прививка ясаталар. Алдынгылар арасында -МЧС, ветхезмәт, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре. Габишево һәм Столбищеда вакцинациядән баш тартучылар күпкә күбрәк, прививканы педагоглар авырлык белән ясаталар.

Бәлки кешеләр ниндидер өзлегүләрдән куркалардыр...

-"Гриппол плюс" - шактый куркынычсыз. Катлаулануларга китерми диярлек. Һәрбер доза - бер тапкыр кулланыла торган стериль шприцта.

-Ниндидер тискәре яклары бармы?

-Әйе, әлбәттә: томау, ютәл, тамак кызару. Гомумән алганда - төрле хәлсезлек. Температураны мәҗбүри рәвештә үлчибез.

Күпләр үзләренең вакциналаудан баш тартуларын гриппның күп штамнары булу һәм бу көздә кайсысы "йөричәге" билгесезлеге белән аңлаталар.

-Чыннан да, гриппның вирус уятучылары берничә. Шуңа күрә вакцина ел саен төрле. Ел дәвамында республикада мониторинг үткәрелә. Кайсы авыру тудыручының зуррак күләмдә таралуын тикшерәләр. Татарстан буенча барлык мәгълүматларны Новосибирскига җибәрәләр. Анда фәнни институт соңыннан махсуслаштырылган предприятиеләр чыгарачак вакцинаны эшләп чыгара. Шуңа күрә вакциналар ел саен төрле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев