Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Дәвалауга караганда кисәтү җиңел

29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә. Быел ул: "Дөнья бер. Йорт бер. Йөрәк бер" шигаре астында үтә. Бу бәйрәм түгел, бу кешедә йөрәкнең иң мөһим орган булуын һәм бар организмның халәте аның саулыгыннан торуны искәртү. Йөрәк көне мөһим нәрсә хакында искәртә: безнең ару-талуны белмәгән моторны сакларга кирәк.

Соңгы вакытларда федераль һәм республика дәрәҗәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Сәламәтлек саклауда йөрәккан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау төп юнәлешләрнең берсе. Бүген газетабыз сорауларына Лаеш үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире, Дания Исмәгыйлова (рәсемдә) җавап бирә.

-Дания Рәүфовна, безнең районда йөрәккан тамырлары авырулары белән хәлләр ничек?

-Йөрәккан тамырлары авыруларының артуы сөендерми. Язгы чакыру комиссиясе йомгаклары буенча егетләребезнең 30%ы гына сау-сәламәт. Ә бит сүз яшь егетләр турында. Йөрәккан тамырлары системасы авырулары өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләрдә дә күп. Инфаркт, кан басымы күтәрелү сизелерлек "яшәрде".

-Ә Сез моны нәрсә белән бәйли аласыз?

-Сәбәпләре күп. Заманча тормышның киеренке ритмы, даими стресслар, физик активлык аз булу, дөрес тукланмау, тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану, шулай ук үз сәламәтлегеңне сакламау... Шуңа күрә дә бүген йөрәк авыруларын профилактикалау һәм иртә диагностикалау мөһим.

-Чыннан да, авыруны кисәтү җиңел, ә аның нәтиҗәләрен бетерү катлаулы. Бу профилактика нидән гыйбарәт?

-Мәсәлән, елга бер мәртәбә булса да ЭКГ ясату кирәк. Гипертонияне башлангыч стадиядә дәвалау соңгысыннан ун мәртәбә җиңел. Ә йөрәккан тамырлары авыруларын кисәтү өчен мөмкин булганның барын эшләү яхшырак.

-Ул нәрсәне аңлата?

-Тәҗрибә шуны күр-сәтә: кешенең сәламәтлеген саклауга игътибар ителгән илләрдә гомер озынлыгы шактый, үлүчеләр дә аз. Бу күрсәткечләрне төрле юллар белән яхшыртырга була. Халык арасында бу мәсьәләдә белемне арттыру максатыннан медицина ликбезлары үткәрү зарур. Кардиологияне, медицина ярдәменең төрле төрләре технологиясен үстерергә була. Әмма без медицинаны никадәр генә камилләштерсәк тә бу юл белән генә барып тулаем проблеманы хәл итеп булмый. Профилактикалау мәсьәләсе һәр яклап хәл ителергә тиеш, хөкүмәт дәрәҗәсеннән башлап - тәмәкедән баш тарту, дөрес туклану, авырлыкны, кан басымын, кандагы холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту һәм башкаларны эченә алган комплекслы программалар булдыру аша.

әгълүмат күп булуга да карамастан, медицинаны белеп бетермибез. Безгә телеэкраннардан, радиоэфирдан, газета, журналлар битләреннән яуган агымны Сез ничек бәялисез?

-Хәзер ММЧ, рекламалар аша халыкка могҗизалы алымнар, сихри биологик актив өстәмәләр, могҗизалы туклану продуктлары турында сөйләнә. Мин, табиб буларак, бу мәгълүматларга тискәре карашта, алар файдага караганда зыянны күбрәк салалар. Сәламәтлеккә багышланган телетапшыруларның күбесе заказ буенча һәм рекламалау булып тора, аларның конкрет дәвалау практикасына бернинди мөнәсәбәте юк. Поликлиникада грамоталы терапевтта күзәтелү яхшы, ул кирәкле мәгълүматларга ия һәм үз пациентын дәваланырга өйрәтергә әзер...

-Әйе, еш кына без үзебезгә үзебез зыян китерәбез. Дания Рәүфовна, югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясыйк әле.

-Шулай итеп кабатлыйк: физик активлык, үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы булу, дөрес туклану, начар гадәтләрдән баш тарту һәм кардиологта регуляр тикшерелүменә сезне йөрәккан тамырлары авырулары читләтеп үтәр дигән ышаныч булсын өчен кирәк булган минимум.

әхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: здоровье дата Исмагилова