Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә 2016 елның 9 аенда юллардагы хәл
-Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 87 кеше тоткарланган. -Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган биш машина йөртүчене йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шундый ук бозу өчен алты кешене биштән ун тәүлеккә кадәр кулга алганнар. -Балаларны тотып тору җайланмасыннан башка йөрткән 469 кеше өчәр мең сум штраф түләячәк. -Иминлек...
-Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 87 кеше тоткарланган.
-Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган биш машина йөртүчене йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шундый ук бозу өчен алты кешене биштән ун тәүлеккә кадәр кулга алганнар.
-Балаларны тотып тору җайланмасыннан башка йөрткән 469 кеше өчәр мең сум штраф түләячәк.
-Иминлек каешын эләктерми йөргән өчен 1028 бозучыга берәр мең сум түләргә туры киләчәк.
-Йөртү таныклыклары булмаган 19 экстремал руль артына утырган.
-33 юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше һәлак булган һәм 40 кеше җәрәхәтләнгән. Шул ук вакытта 12 йөртүче исерек хәлдә булган.
-Җәяүлеләр гаебе белән ике авария килеп чыккан.
-Юллардагы биш фаҗигадә ике бала үлгән һәм дүртесе зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев