Кама ягы
  • Рус Тат
  • Эпидемиологлар безнең сәламәтлек өчен көрәштә

    Дөнья җәмәгатьчелеге унынчы тапкыр "Конец малярии во благо" девизы астында әлеге куркыныч авыру белән көрәш көнен билгеләп үтте. Без "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Лаеш районы филиалының гомуми гигиена буенча табибы, санитар-эпидемиологик бүлек мөдире Ольга Довбыш белән сөйләшәбез. Ольга Викторовна, бизгәк авыруын таратучылар озынборыннар дигән фикер яши. Бу шулаймы?...

    Дөнья җәмәгатьчелеге унынчы тапкыр "Конец малярии во благо" девизы астында әлеге куркыныч авыру белән көрәш көнен билгеләп үтте. Без "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Лаеш районы филиалының гомуми гигиена буенча табибы, санитар-эпидемиологик бүлек мөдире Ольга Довбыш белән сөйләшәбез.

    Ольга Викторовна, бизгәк авыруын таратучылар озынборыннар дигән фикер яши. Бу шулаймы?

    -Бизгәк таратучылар AnopheIes төрендәге кайбер озынборыннар гына була ала. AnopheIes озынборыннарының кайберләре зарарланган кешеләрне тешләгәндә авыру йоктыралар. Алар эчендә паразитлар үрчи һәм чираттагы тешләгәндә алар кеше канына эләгә.

    Авыруның беренче билгеләре нинди?

    -Бизгәк билгеләре озынборын тешләгәннән соң 10-15 көннән күренә. Өшү, баш авырту һәм күңел болгану сагайтырга тиеш.

    Исегездә тотыгыз: авыру йоктырган дип шикләнгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бизгәк булганда вакыт югалту авыруның авыр формасына китерергә мөмкин.

    Ә үзеңне бизгәктән ничек сакларга?

    -Профилактика чаралары күрергә кирәк. Азия һәм Океания, Африка, Үзәк, Көньяк һәм Төньяк Америкада урнашкан җылы илләргә барыр алдыннан табиб-инфекционист белән бизгәк һәм дару препаратлары кабул итү буенча эпидимиологик хәл турында киңәшергә кирәк. Озынборыннар кешегә күбрәк кичен һәм төнлә һөҗүм итә. Шуңа күрә тәүлекнең бу вакытында ябык киемнәр кияргә, ә тәннең ачык өлешләренә озынборыннарны куркытучы чаралар сыларга кирәк. Озынборыннар бүлмәгә кермәсен өчен тәрәзәләргә челтәрләр кую зарур. Ә бина эчендә фумигаторлар кулланыгыз.

    Татарстанда бу авыру белән ничек көрәшәләр?

    -Татарстан Республикасында ел саен читтән кергән бизгәкнең 1 яки 2 очрагы теркәлә. Инфекция таралудан даими һәм максатчан профилактика чаралары саклый. Мәсәлән, бизгәк таратучылар белән көрәшкә республикада ел саен субвенцияләр сыйфатында шактый акчалар бүленә, алар бар районнарга таратыла. Ел саен җылы сезон алдыннан безнең белгечләр район территориясендәге барлык ябык сулыкларны тикшерәләр, чөнки нәкъ шундый сулыкларда төрле төрдәге озынборыннар үрчи. Исәптә барлыгы 37 сулык (күлләр, сазлыклар, култыклар) тора, аларның гомуми мәйданы 90,2 га.

    Аларны тикшергәндә белгечләр озынборыннарның төрләре составын билгелиләр. Бизгәкле озынборыннар булган сулыклар кичекмәстән эшкәртелә.

    Ел саен җидедән тугызга кадәр анофелоген сулык ачыклана. Алар сезонга өч-дүрт тапкыр эшкәртелә. Мәсәлән, 2013 елда эшкәртелгән мәйдан 14 га, 2014 елда - 15 га, 2015 елда 33 га тәкшил итә. Эшкәртүләрнең нәтиҗәлелеге даими контрольдә тотыла. "Йогышлы" сулыклар Орелда, Травкино, Столбище, Никольский, Комлы Ковалида урнашкан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: