Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гриппны профилактикалау

    Гриппны һәм аның авыр нәтиҗәләрен профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы – вакцина ясату.

    «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы табиб-эпидемиологы Станислав Сковородкин кискен респиратор авыруны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләде.

    - Вакцинация файдасына уңай дәлилләрне санап китегез.

    -Беренчедән, вакцина иммун системаны грипп вирусының иң киң таралган штаммыннан организмны саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгарырга “мәҗбүр итә”. Икенчедән, вакцинацияне дөрес ясау шарты белән (сәламәт халәттә, алдан ук – эпидемия активлыгы башланганчы 2-4 атна кала, вакцинаны дөрес сайлап алганда) прививканың нәтиҗәлелеге 85% тәшкил итә, ягъни 100 баланың 85е бөтенләй авырмый, калганнары авыруны күпкә җиңелрәк кичерәчәк. Өченчедән, вакцинация организмны вирусның үзеннән генә якларга ярдәм итми: авыру килеп чыккан очракта симптомнарның чагылышы түбәнрәк, ә авыр өзлегүләр ихтималы 70%ка кими. Дүртенчедән, гриппка каршы вакцинация мәҗбүри прививкалар исәбенә керми, ләкин күпчелек очракта балаларга ул бушлай тәкъдим ителә. Бишенчедән, прививканы ел саен түгел, ә грипп эпидемияләренең ихтималы югары булганда гына ясатырга була, бу организмга йөкләнешне киметә.

    -Ә нинди тискәре яклары бар?

    - Тискәре яклар даими яки вакытлыча була, алар нигезендә бала прививкадан баш тарта ала. Аларга тавык аксымына аллергия керә, чөнки ул вакцина составында бар; бронхиаль астма, неврологик авырулар, тире дерматитлары; хроник авырулар, аллергия реакцияләре көчәйгәндә; алдагы прививканың тискәре яклары булганда; вирус, бактериаль авыру, «салкын тию» чорында һәм чирдән соң ике атна дәвамында.

    - Гриппка каршы специфик булмаган профилактика турында сөйләгез әле.

    -Беренчедән, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез: кулларыгызны сабын белән юыгыз яки аларны дезинфекцияләүче салфеткалар беләнсөртегез, бигрәк тә урамга, кешеләр җыелган урыннарга чыкканда. Икенчедән, авыру билгеләре булган (ютәлли, төчкерә торган) кешеләр белән якын элемтәдә торудан сакланыгыз. Өченчедән, кулларыгыз белән күз, борын яки авызыгызга кагылмагыз: грипп вирусы да шул юллар белән тарала. Дүртенчедән, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булу вакытын мөмкин кадәр киметегез. Бишенчедән, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда бер тапкыр кулланыла торган битлек кулланыгыз. Аны 3 сәгать саен алыштырырга кирәк. Алтынчыдан, саф һавада йөрергә чыкканда һава торышы буенча киенегез. Һәм, җиденчедән, иммунитетны ныгытыгыз (тулы кыйммәтле йокы, физик активлык, балансланган туклану, витаминнарга бай азык-төлек кабул итегез, бигрәк тә С витамины булган (лимон, мүк җиләге, кара җиләк һәм башкалар).

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: