Кама ягы
  • Рус Тат
  • Котыру чиреннән ничек сакланырга

    Яз җитү белән һава торышы гына түгел, хайваннарның үз-үзләрен тотышы да үзгәрә. Беренче чиратта этләрнең. Безнең урамнарда алар белән очрашмый калу мөмкин түгел. Нәкъ менә шушы вакытта кешеләрне эт тешләү очраклары күп теркәлә. Ә эт тешләү, бигрәк тә хуҗасыз эт булса, котыру авыруы йоктыру белән яный. Котыру чирен йоктырудан ничек...

    -Котыру (гидрофобия) - вируслы кискен инфекция. Кеше өчен аның чыганагы булып котыруның клиник картинасы булган һәм авыруның инкубация чорындагы хайван тора. Шул ук вакытта әгәр котыру билгеләре ачык күренеп торган хайваннар 10-12 нче көннәргә үлсәләр, инкубация чоры берничә көннән бер елга һәм аннан да озаккарак сузылырга мөмкин. Шуңа күрә хуҗасыз хайваннар, ә бу төлкеләр дә, кимерүчеләр дә булырга мөмкин, тешләгәндә,тырнаганда яки селәгәйләре эләккәндә беренче көннән үк котыру авыруына каршы (антирабик) вакциналауның тулы курсын үтәргә кирәк. Курс билгеле бер интервал белән 6 уколны күздә тота. Зарарның дәрәҗәсенә карап, зыян күрүчегә табиб билгеләве буенча иммуноглобулин да билгеләнергә мөмкин. Әгәр зыянны үз хайваның яки башка билгеле хайван салган икән, вакциналау туктатылырга мөмкин, әмма бары тик хайванның котыру чире белән авырмавы исбатланганнан соң гына.

    Узган елда гына да Татарстанда кешеләрне хайваннар тешләү, тырнау, аларның сәләгәе эләгүнең 11937 очрагы теркәлгән. Безнең районда шундый 66 очрак. Шуның яртысыннан күбесе - хуҗасыз хайваннар тарафыннан зыян күргән. Тешләнгән кешеләрнең 67%ы - авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. Безнең районда кешеләрнең кыргый хайваннар белән аралашу очраклары да сирәк күренеш түгел. Урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре белән чиктәш хуҗалыкларга төлкеләр килә һәм анда кимерүчеләр күпләп яши. Үлгән төлкеләрне лабораториядә тикшергәндә 90 процентында "котыру" диагнозы раслана. Ә бу Лаеш районында эпидемик хәлне киеренке дип исәпләү өчен җитди җирлек.

    Котыру авыруы йоктырудан саклану өчен, беренчедән, кыргый һәм хуҗасыз хайваннар белән очрашудан качарга кирәк. Икенчедән, кимерүчеләргә каршы шәхси хуҗалыкларда үз көчең белән, ә бакчачылык ширкәтләрендә һәм йорт тирәләрендә профильле оешмалар көче белән көрәшергә кирәк. Йорт хайваннарына котырудан вакцина ясау мәҗбүри. Хайван һөҗүменә дучар булган һәр кеше, хәтта яра кечкенә генә булып тоелса да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр вакциналау курсы билгеләнсә, бернинди очракта да аны үз белдегең белән өзәргә ярамый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: