Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кошлар гриппы авыруын профилактикалау

    Кошлар гриппы - аеруча куркыныч авыру. Аның эпидемиясенә юл куймас өчен, профилактика чараларын катгый үтәргә кирәк.

    Кош гриппын профилактикалау комплекслы рәвештә башкарыла һәм оештыру-хуҗалык характерындагы чараларны үз эченә ала.

    Алар турында Лаеш район дәүләт ветеринария берләшмәсенең диагностика буенча начальнигы урынбасары Рәзинә Фаязова сөйли.

    Һичшиксез үтәргә кирәк булган берничә гади кагыйдә бар.

    - Йорт кошларын чыгармыйча асрауга күчерергә кирәк. Аларны тоту урыннарына чит затларны кертмәскә.

    - Кошларны грипп буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына һәм бары тик районның баш ветеринария табибы белән килешеп кенә алып керергә кирәк.

    - Килгән кошны 30 көн дәвамында изоляциядә тотарга һәм аның хәлен игътибар белән күзәтергә.

    - Авыру билгеләре күренгәндә, кошлар үлгәндә кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

    - Кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, аларны дезинфекцияләп торырга.

    -Кошны карап тору моның өчен махсус билгеләнгән өс һәм аяк киемендә генә башкарыла, аларны даими рәвештә юу һәм чистарту зарур.

    - Азыкны аларның куркынычсызлыгы гарантиясеннән башка сатып алмаска. Аны кыргый кошлар һәм кимерүчеләр килә алмаслык урыннарда сакларга, таратыр алдыннан азык термик эшкәртүгә дучар ителергә (пешерелергә, парландырылырга) тиеш.

    -Кош, аның артыннан карау предметлары белән элемтәгә кергәннән соң, кулларны сабын белән яхшылап юарга һәм душ керергә.

    - Йомырка һәм кош итен ашар алдыннан термик эшкәртүгә дучар итәргә.

    - Ветеринария хезмәте вәкилләре таләбе буенча, барлык йорт кошларын карау һәм вакцинацияләү өчен мәҗбүри рәвештә тапшырырга.

    - Йорт кошлары авырулары һәм үлү очракларының барысы турында, шулай ук кырларда, урманнарда һәм башка урыннарда кыргый кошларның күпләп һәлак булуы ачыкланган очракта, кичекмәстән район (шәһәр) ветеринария хезмәтенә һәм торак пункт администрациясенә хәбәр итәргә кирәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: